Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

2016нчы ел нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында җиңүчеләр аталды

2016нчы ел нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениялары арасында барган ярышта җиңүчеләр аталды. Рәсәй федерациясе Иң яхшы авыл мәктәпләре рейтингының беренче 10лыгында торучы, Татарстан Республикасы "Авыл мәктәпләре арасында" җиңүче, Татар гимназияләре арасында лаеклы беренче урынны яулаучы, белем һәм тәрбия бирү сыйфаты буенча югары уңышка ирешкән Дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе "Сәләтле балалар...

2016нчы ел нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениялары арасында барган ярышта җиңүчеләр аталды.
Рәсәй федерациясе Иң яхшы авыл мәктәпләре рейтингының беренче 10лыгында торучы, Татарстан Республикасы "Авыл мәктәпләре арасында" җиңүче, Татар гимназияләре арасында лаеклы беренче урынны яулаучы, белем һәм тәрбия бирү сыйфаты буенча югары уңышка ирешкән Дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе "Сәләтле балалар өчен гуманитар - гимназия интернаты". Җитәкчесе - Гарипов Рамил Марат улы.
Актаныш муниципаль районы база мәктәпләре арасында белем һәм тәрбия бирүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1нче урын 1нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль дәүләт белем бирү учреждениесенә бирелде, мәктәп диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе -Гыйздәтуллина Рәйлә Фатхулла кызы.
2нче урында - "Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль дәүләт белем бирү учреждениесе. Җитәкчесе - Гыймадиев Айнур Рәсим улы.
3нче урында - Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль дәүләт белем бирү учреждениесе. Җитәкчесе - Латыйпова Зөлфирә Хикмәтелгаян кызы.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче дип "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль дәүләт белем бирү учреждениесен билгеләнде һәм ул диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Рахманов Алмаз Шамил улы.
2нче урында - Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль дәүләт белем бирү учреждениесе . Җитәкчесе Фәттахов Илдар Сәетҗан улы.
3нче урында - Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль дәүләт белем бирү учреждениесе . Җитәкчесе Газизов Фидан Фирдәвис улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев