Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

2022 елда Бердәм дәүләт имтиханнарына чираттагы үзгәрешләр кертелә

Быел имтиханны «пандемиягә кадәрге» гадәти форматта үткәрү планлаштырыла.

        Мәгълүматны анализлау, шулай ук мәсьәләләрне чишү ысулларының комбинациясе күздә тотылган биремнәр күбрәк булачак. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев «Известия»га биргән интервьюсында сөйләде.

           Музаев сүзләренә караганда, узган имтихан тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре нигезендә БДИ ел саен камилләшә бара. Әйтик, быел математика буенча профильле имтиханда бөтен бала да диярлек чишә алган гади биремнәр урынына катлаулырак мәсьәләләр барлыкка киләчәк.

Быел имтиханны «пандемиягә кадәрге» гадәти форматта үткәрү планлаштырыла.

«2020 елда 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар аттестатны ике арадагы аттестацияләү нәтиҗәләре нигезендә алдылар, Бердәм дәүләт имтиханын бары тик югары уку йортына керү өчен генә тапшырдылар. Ә 2021 елда вузга агымдагы елда укырга керергә планлаштырмаган чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уза алды», — дип аңлатты ведомство башлыгы.

15 ел элек — 2007 елның 9 февралендә Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) закон нигезендә ныгытылды. Бөтен ил буенча укучыларны аттестацияләүнең мәҗбүри программасына аны 2009 елда керттеләр.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев