Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Адымнар-Актаныш" гимназиясе укучылары Минзәлә театрына мәдәни сәяхәт ясады (фотолар)

"Адымнар-Актаныш" I чирек җиңүчеләренә республика театрларына бару өчен сертификатлар тапшырган иде.

IX А сыйныф укучылары рейтинг нәтиҗәләре буенча 3 урынны яулады һәм Минзәлә театры спектален бушлай карау сертификатына ия булды.


Бүген тугызынчылар, сыйныф җитәкчесе Чулпан Шәрипова белән Минзәлә шәһәренә сәяхәткә бардылар, бүләк- спектакльне тамаша кылдылар.

Реклама

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бай тарихлы мәдәният учагы, быел театрның эшли башлавына 85 ел тула.  Укучылар спектакль караудан тыш, педагогия колледжында һәм биредәге Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең ядкарьләрен саклаган истәлекле урын- музейда булдылар.

  -Сәяхәтебез Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында И.Закировның "Онытмаска иде үткәннәрне" дип аталган спектаклен карау белән башланып китте. Соңрак безне Минзәлә педагогик көллиятендә бик җылы каршы алдылар. Данлыклы Муса Җәлил музеенда да булып, герой шагыйрь турындагы хатирәләрне яңарттык. Укучыларыбыз Муса Җәлил шигырьләрен, аның шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Шундый эчтәлекле очрашу оештырган өчен яраткан гимназиябезгә, директорыбыз Венера Нәсих кызына үзебез һәм әти-әниләребез исеменнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез! - диләр укучылар һәм класс житәкчеләре Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев