Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Афәрин: Бердәм дәүләт имтиханында гимназия укучысы 100 бал җыйды

Унберенчеләр бүген Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен көтә.

Кичәге укучылар гына түгел, укытучылар, ата-аналар өчен дә иң киеренке мизгелләр бу. Шушы сәгатьтә генә редакциябезгә сөенечле хәбәр килеп иреште. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның унберенче сыйныф укучысы Булат Камалов информатика фәненнән БДИда 100 балл җыйган. Укытучысы- Ленар Хөсәенов. 

Әлеге зур уңышка ирешкән яшь райондашыбыз Булат Камаловны, аның остазы Ленар Хөсәеновны, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанованы чын күңелдән котлыйбыз. Тырыш хезмәт, үҗәтлек һәм сынауларны югары дәрәҗәдә үтүегез белән сез башкаларга үрнәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев