Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Агыйдел” иҗади-интеллектуаль форумы

Җәүдәт Сөләйманов:"Фән эшлеклеләре, галимнәр үзләре сезнең янга килде, алтындай кыйммәтле мизгелләрнең кадерен белегез!" -Татарстан Фәннәр академиясыннан, аның президентыннан, галимнәреннән зур сәлам, зур өметләр сезгә! Нинди матур җир монда! Суы, һавасы, урманнары, халкы - һәммәсе бербөтен. "Агыйдел" лагеренда үткән һәр мизгел алтындай кыйммәтле, кадерен белегез. Татарстаннан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан мәшһүр кешеләр...

Җәүдәт Сөләйманов:"Фән эшлеклеләре, галимнәр үзләре сезнең янга килде, алтындай кыйммәтле мизгелләрнең кадерен белегез!"
-Татарстан Фәннәр академиясыннан, аның президентыннан, галимнәреннән зур сәлам, зур өметләр сезгә! Нинди матур җир монда! Суы, һавасы, урманнары, халкы - һәммәсе бербөтен. "Агыйдел" лагеренда үткән һәр мизгел алтындай кыйммәтле, кадерен белегез. Татарстаннан, Мәскәүдән, Түбән Новгородтан мәшһүр кешеләр үзләре сезнең янга килде. Үзегез эзләп барып, сәгатьләр буе көтсәгез дә очрата алмас идегез, бик эшлекле кешеләр алар.Яңа белемнәргә, дусларга ачылыгыз! - дип, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты,"Сәләт" фонды генераль директоры Җәүдәт Шәфкать улы балаларга мөрәҗәгать итте 2 август көнне I төбәкара "Агыйдел" балалар һәм яшүсмерләр иҗади-интеллектуаль форумы ачылу тантанасында.
1-7 август көннәрендә ямьле Агыйдел буенда үтүче палаткалы лагерьда Татарстан, Башкортстан, Урмуртия, Мордовия республикаларыннан, Пермь крае, Оренбург өлкәсеннән килгән 100 сәләтле укучы ял итә. Алар интеллектуаль технологияләр буенча белемнәрен арттыра. Мастер-классларда Түбән Новгородтан бизнес-тренер, "Селигер", "Машук", "iВолга" форумнары спикеры Денис Исмаков, "Eventeam"оешмасы җитәкчесе Анастасия Исмакова, Европа Советы, "Сальто", "Erasmuss+" программалары тренеры Наталья Чардымова, Мәскәүдән бизнес-тренер Иван Суханов, Казаннан социаль технолог, форумның программа директоры Анна Фельдман юнәлешле белем бирәләр. Фәнни очрашуларда IT-технологияләр, машина төзелеше, роботехника, аддитив технологияләр-цифрлы җитештерү кебек заманча икътисадый үсеш формалары хакында сөйләшеп укучылар проектлар төзергә өйрәнәләр, яңа казанышлар буенча мәгълүматларын баеталар. Бу уңайдан укучыларның да, әйдаманнарның да, укытучыларның да фикерләре белән кызыксындык.
Айбулат Хаҗиев, Такталачык:
-Форумда катнашу минем өчен зур гоурлык. Физика, заманча технологияләр буенча уңышка ирешкән балалар килдек бирегә. Биредә яңа ачышлар ачарга, яңа дуслар табарга уйлыйм.
Гөлфия Хәертдинова, Актанышның 2нче мәктәбе:
-Файдалы мәгълүматлар алабыз. Яңа гына химия лекциясеннән чыктым. Башка балаларга да икенче елга килергә тәкъдим итәр идем. Күренекле кешеләр белән танышу уку өчен дә, иҗат өчен дә этәргеч.
Илнар Җамалтдинов, әйдәман, Әлмәт:
-"Сәләт"тә 2002 елдан бирле. 7 көн генә, шунысы кызганыч. 18 көн булса, яхшырак булыр иде. Быел Болгарда "Туган тел"дә өлкән әйдәман булып эшләдем. Әле менә лекциядән чыктык. Чаллы шәһәре IT-паркыннан килгән белгечләр яңа технологияләр, специальләшү буенча сөйләделәр.
Алексей Грушин, "Химград" технополис идарәчесе:
-Мине бирегә мастер-класс үткәрергә чакырдылар. Оештыручылар белән аралаштым. Безне уртак максатлар берләштерә.
Святослав Гусев, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлеге мөдире:
-Технополистан, шулай ук башка инновацияле структуралардан коллегаларны чакырдык. Максатыбыз - үсеп килүче яшь буынга яңа мөмкинлекләр тәкъдим итү, инновацияле фәнни-техник иҗатка җәлеп итү.
Форумны Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, Фәннәр академиясе, "Сәләт" фонды оештыра. Болгарда үткән "Сәләт" лагеренда ял итүче сәлкешләр белән аралашканнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лагерьның форматын киңәйтеп, татар районнарында да үткәрергә дигән фикерен белдергән иде. Яңа иҗади башлангыч булып, "Агыйдел" лагере тәүге эшчәнлеген башлап җибәрде. Күркәм яңалыкны чынга ашыру, районыбызда табигать кочагында палаткалы формада берничә төбәкне берләштереп үткәрүне оештыру җаваплылыгын алу өчен ышанычны аклау да, тәҗрибә дә, хөрмәт казанган булу да кирәк. Форумда катнашучылар якташыбыз, ТР Премьер министры урынбасары - Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховны, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаевны көчле алкышлар белән каршы алдылар.
-Гади җир түгел бу. Күрше республикаларны берләштерә торган урын. Электән дә үзара чиктәш берничә республиканың Илбашлары, Премьер министрлары очрашып, биредә килешүләр имзалады. Чиләбе дә, Пермь дә, Оренбург та, Самара да - һәммәсе якын, очрашырга, аралашырга уңайлы. Бүген иртән генә Бөтендөнья татар яшьләре форумында булдым. 24 чит илдән, 42 Россия регионыннан 600ләп яшьләр килгән иде. Болгарда күп тапкырлар очрашу, аралашу вакытында Илбашыбыз Рөстәм Нургалиевич, "Сәләт"нең форматын киңәйтергә кирәк, дигән фикерен белдергәч, менә шундый матур проект эшләдек. Министрлык тарафыннан уку-укыту программаларын да, методикасын да карыйбыз. Җәүдәт Шәфкатович республикада сәләтле татар яшьләрен туплап, аның иҗади эшчәнлек формасын булдырып, ике дистә ел дәвамында нәтиҗәле эшли. Болгарда без лагерь эшчәнлеген быел тарих, тел белән бәйләдек. Актанышта техник юнәлештә, интеллектуаль формада үткәрәбез. Аны киләчәктә яшьләргә проектлар эшләү өчен мәйданчык буларак күрәсебез килә. Быел IX-XI сыйныф укучыларын бергә тупласак, киләсе елга студент егет-кызларны да чакырырга ниятлибез. "Селигер" тәҗрибәсен өйрәнәбез, "Сәләт" проекты бар, республиканың кабул ителгән телләр программасына нигезләнәбез. Татар милләтендәге егет-кызларны аралаштыруның матур формасы да бу, аларга үсү мөмкинлекләре тудыру да. Европа илләре белән дә аралашып, эшлекле багланышлар булдырабыз. Киләчәктә иҗади аралашу өчен балалар да шул югарылыкка чыгар дип ышанабыз. Форумда балаларга ял итү, уку, белемнәрен күтәрү, проектлар эшләү, спорт, мәдәни чаралар үткәрү өчен бар мөмкинлекләр тудырган Актаныш районы башлыгы Фаил Мисбах улына, оешма-предприятие җитәкчеләренә, форумга килеп балаларга дәресләр биргән Россиянең, Татарстанның фән эшлеклеләренә, галимнәргә, дөньякүләм алгарышлы проектларны өйрәнеп, республиканың үсеп килүче яшьләре өчен дәүләт программалары кысаларында аның шушындый матур формаларын булдыруда таянычыбыз да, киңәшче-ярдәмчебез дә булган президентыбыз Рөстәм Нургали улына бердәм эшлекле команда исеменнән ихлам рәхмәтләремне җиткерәм, - диде Энгель Нәвап улы тантанага җыелган балалар, озак еллар иңгә-иң куеп эшләгән һәм хәзер дә эшлекле багланышларда булучы райондашлар, мөхтәрәм кунаклар алдында чыгыш ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев