Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Аккүз мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә сәяхәттә

16 сентябрь көнне, Ватаныбызның мәдәни объектларын өйрәнү максатыннан, без Казан шәһәренә экскурсиягә бардык. Казан –Татарстан Республикасының башкаласы, борынгы шәһәрләрнең берсе.

                       Сәяхәтебезне «Россия - минем тарих» мультимедиа тарихи паркыннан башладык. Без монда «Рюриковичлар» һәм «XX гасыр тарихы» экспозицияләре белән таныштык.

Соңыннан Казан шәһәренең иң гүзәл урыннарына киттек. Без Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә, Благовещение Соборында һәм «Туган авылым» да булдык, ә аның янәшәсендәге курчак театры әкияти бер бина кебек тоелды. 


                  «Казан Арбаты» - Бауман урамында йөреп ял иттек. Сәяхәт бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Безнең  хәтерләребездә күп елларга сакланып калыр!

                   Актаныш районы  Аккүз   мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илвина Шәйдуллина  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев