Актаныш

Актаныш техникумы кырыгынчы тапкыр абитуриентларны кабул итте

Быелгы уку елы тәмамланырга да айдан артык кына вакыт калды. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарны ничек бирермен дигән сорау өстенә кая барырга, нинди һөнәр үзләштерергә дигәне дә борчый. Укып, белем алу гына түгел, киләчәктә эшен дә табарга кирәк әле. Нәкъ шушындый икеләнүләр алдында калган укучыларга булышу, үзләренә укучыларны җәлеп итү...

Быелгы уку елы тәмамланырга да айдан артык кына вакыт калды. Хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарны ничек бирермен дигән сорау өстенә кая барырга, нинди һөнәр үзләштерергә дигәне дә борчый. Укып, белем алу гына түгел, киләчәктә эшен дә табарга кирәк әле. Нәкъ шушындый икеләнүләр алдында калган укучыларга булышу, үзләренә укучыларны җәлеп итү максатыннан урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортларында ачык ишекләр көне уздырыла. Кеше сөйләгәнне генә тыңлау уку йорты турында тулысынча күзалларга булышмый. Үз күзең белән күрү икенче ул.
11-12 апрель көннәрендә Актаныш технология техникумында узган ачык ишекләр көнендә катнашучылар да моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инанганнардыр. Чөнки әлеге уку йорты, чынлап та, бик нык үзгәреш кичергән. Алдагы елларда ясалган 90 миллион сумлык капиталь ремонт бинаның тышын гына түгел, эчен дә ялт иттергән. Ачык ишекләрнең беренче көнендә биредә Актанышның 1нче, 2нче мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның чыгарылыш сыйныф укучылары, барысы 150 бала, икенче көнне районның калган мәктәпләреннән 200 бала, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашында барлык хуҗалык, оешма җитәкчеләре техникумның белем һәм тәрбия бирү процессы белән таныштылар.
Бүген биредә 220 студент 5 төрле белгечлек буенча белем ала. Араларында Мөслим, күрше Башкортстан Республикасы районнарыннан да укучылар бар. Безнең халык, гадәттә, үзендәгене күрергә, бәяләргә өйрәнмәгән шул. Күрше тавыгы күркә булып күренә дигән гыйбарәне искә алып, шәһәргә китеп укуны өстен күрә ул. Ә бит үзебезнең техникумдагы шартлар, мөмкинлекләр шәһәрләрдәге күп кенә техникумнардан яхшырак. Кабинетларда булганнан соң, кунаклар аңа тагын бер кат инандылар. Аларның барысы да заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Лабораторияләрдә күнекмәләр өчен шартлар тудырылган. Заманча стендлар, виртуаль техника тренажерлары һәркем кызыгырлык.
- Без быел ресурс үзәк буларак эшли башладык. Төп бурычыбыз булып, авыл хуҗалыгына югары квалификацияле белгечләр әзерләү тора. Моның өчен барлык шартлар да тудырыла. Уку бинасы ремонтланды. Хәзер тулай торакта 25 миллионлык ремонт эшләре бара. Узган ел 11 миллион сумлык заманча җиһазлар кайтты. Аларның кайтуы дәвам итә. Бу җиһазлар укучыларга уку процессында һәм гамәли күнекмәләр вакытында куллану өчен бик кирәк иде, - дип фикерләре белән уртаклашты техникум директоры Ләйсән Нурлыева.
- Урта һөнәри белем бирү уку йортлары хәзерге көндә шактый үзгәрешләр кичерә. Ул безнең техникумны да урап узмады. Укытучыларга һәм мастерларга дәрес бирү өчен мөмкинлекләр артты. Укучыларның да укуга кызыксынулары көчәйде. Безнең техникумның хезмәт базарының динамик үсештәге таләпләре шартларында урта буын белгечләрнең һөнәри һәм шәхси үсешен тәэмин итәрлек сыйфатлы белем бирү дигән миссиясе бар. Эшебезне шуңа таянып алып барабыз, - ди директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәмис Нуруллин.
Биредә белем алучы студентларның уңышлары елдан-ел арта бара. Төрле бәйге-конкурсларда, спорт ярышларында, сәнгатьтә алган урыннары, җиңүләре шул хакта сөйли. Техникумда укуларына һич үкенми алар.
- Мин быел техник-технолог белгечлеге буенча укуымны тәмамлыйм. Һәм шушы юнәлеш буенча институтта белем алуымны дәвам итәргә уйлыйм. Техникумда уку бик ошый. Укытучылар сәләтләребезне ачуда зур көч куялар. Мин үзем төрле бәйгеләрдә теләп катнашам. Эшче һөнәрләре арасында узучы WorldSkills чемпионатында татар ашлары пешерү буенча катнаштым. Анда чәк-чәк, гөбәдия пешереп күрсәттем. Әлеге һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Чөнки хатын-кыз өчен көн дә кирәкле һөнәр ул, - ди 4нче курс студенты Алсу Галиева.
- Быел мин дә техникумны тәмамлыйм. Форсаттан файдаланып, безгә һөнәр үзләштерергә ярдәм иткән барлык укытучыларга, мастерларга рәхмәт әйтәсем килә. Техникумда уку өчен мөмкинлекләр елдан-ел арта. Хәзер заманча стендлар, виртуаль комбайн, трактор, КамАЗ тринажерлары ярдәмендә өйрәнәбез. Бездән соң укырга килгән студентлар да монда укырга керүләренә үкенмәсләр, дип уйлыйм, - ди Арсен Әхтәмов.
Без үскәндә, начар укысаң, СПТУга җибәрәбез дип куркыталар иде. Хәзер исә, киресенчә, яхшы укыган балалар да урта һөнәри белем бирү уку йортларына керә. Чөнки аларны тәмамлагач та, югары уку йортында укуны дәвам итәргә була бит. Актаныш техникумын яхшы билгеләргә тәмамлаучылар да Казан аграр университетына 3нче курска керә алалар дип аңлатты җитәкчеләр.
- Улым техник-электрик белгечлеге буенча быел укуын тәмамлый. Алга таба югары уку йортына керергә җыена. Биредә белем алуына һич үкенми. Техникум коллективы һәр балага аерым якын килеп, ата-аналар белән тыгыз элемәдә торып эш оештыра. Без аларга киләчәктә дә уңышлар телибез, - ди Лилия Вәлиева.
Техникум белән танышканнан соң, район мәдәният йортында Фаил Камаев чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште. Ләйсән Нурлыева техникум эшчәнлеге, анда нинди белгечлекләр буенча укырга мөмкин икәнлеге, яшәү шартлары белән таныштырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов районга нинди авыл хуҗалыгы белгечләре кирәклеге, аларга каралган өстенлекләр хакында аңлатты. Авыл хуҗалыгында хезмәт куйган кешеләрнең дә мул тормышта яши алуына төшендерде.
- Хөрмәтле укучылар, сез үзегезгә ялгышмыйча һөнәр сайларга тиеш. Киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләүчеләр, һич кенә дә үкенмәячәк. Кеше хәзер җиргә кире әйләнеп кайта. Җир белән шөгыльләнгән кешегә гаиләсен туйдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техникумга килгәндә, аның базасының нинди көчле икәнлеген күрдегез. Шулай булгач, кайткач ныклап уйланырсыз, дип ышанам. Әти-әни яныннан читкә китеп укуга караганда, үзебездә булган мөмкинлекне файдалану күпкә отышлырак бит, - дип укучыларга мөрәҗәгать итте
Фаил Камаев. Һәм ул техникумга автодром ясатырга сүз бирде.
Безнең белешмә: Актаныш техникумы быел абитуриентлар өчен 40нчы тапкыр үз ишекләрен ачты. 40 ел дәвамында биредә 15 мең студент укып чыккан. Райондагы барлык механизаторларның 90 проценты - шушы уку йортын тәмамлаучылар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: