Актаныш

Актаныш технология техникумы студентлары дипломлы булдылар (+ФОТОЛАР)

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркемгә таныш. 28 июнь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгенең бәйрәмчә бизәлгән залында узган чара барышында, техникумның чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырылды. Актаныш технология техникумында 4 ел дәвамында белем алган 69 студент дүрт белгечлек буенча дипломлы булды...

Актаныш технология техникумы районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркемгә таныш. 28 июнь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгенең бәйрәмчә бизәлгән залында узган чара барышында, техникумның чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырылды.
Актаныш технология техникумында 4 ел дәвамында белем алган 69 студент дүрт белгечлек буенча дипломлы булды - авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгын электрлаштыру, пешекче-кондитер, хисапчы-икътисадчы.
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: