Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш укучылары «IТ-чемпион» конкурсында бүләкләнде

9 февраль көнне Иннополис шәһәренең университетында «IТ-чемпион» конкурсында 2015 елда катнашып җиңүгә ирешкән укучыларны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Конкурс кысаларында укучылар өлкәннәрне дәүләт һәм...

9 февраль көнне Иннополис шәһәренең университетында «IТ-чемпион» конкурсында 2015 елда катнашып җиңүгә ирешкән укучыларны бүләкләделәр.
Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Конкурс кысаларында укучылар өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында теркәлеп, интернет аша түләүләр түләргә өйрәттеләр. Өч елда «IТ-чемпион» конкурсында 420 мең кеше катнашкан, 1086 укучы кыйммәтле бүләкләр алган, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында "шәхси кабинет"лар саны 1,5 млн-га кадәр арткан, ә электрон хезмәтләр саны - 60 млн-га кадәр җиткән.
Әлеге конкурс ике этапта уздырылды.
Актаныш районы буенча беренче этапта җиңүчеләр: 1 урын - Сәфәр мәктәбеннән Гөлнур Гилмуллина, 2 урын - 2 нче Актаныш мәктәбеннән Әдилә Зарипова, 3 урын - Аеш мәктәбеннән Иделия Фазлыкаева.
Конкурсның икенче этабы җиңүчеләре: 1 урын - 2 нче Актаныш мәктәбеннән Рәзилә Нәбиева, 2 урын - 2 нче Актаныш мәктәбеннән Булат Шакиров, 3 урын - Гимназия-интернат укучысы Алинә Шәрифуллина.
Конкурс нәтиҗәләре буенча укучыларга планшетлар һәм смартфоннар тапшырылды. Шулай ук конкурс логотибы төшерелгән истәлекле сувенирлар да бирелде.
"Иң актив мәктәп" номинациясендә республика мәктәпләренең 96%ы катнашкан. Бу номинациядә урын чыгарганда, һәр мәктәпнең укучылары туплаган баллар саны, шушы мәктәптә укучы балалар санына бүленде һәм һәр районда бер актив мәктәп билгеләнде. Безнең районда җиңүче дип сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат табылды һәм плазматик телевизор белән бүләкләнде.
Шулай ук 2015 елда конкурс нигезләмәсенә яңа "Иң актив кулланучы" номинациясе дә өстәлгән иде. Бу номинациядә Республикада 6 җиңүчене билгеләп уздылар. Безнең районнан Рифат Нәбиев 4 урынга ия булды һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталына килгәндә шуны да искәртеп үтәргә кирәк, хәзерге көндә ата-аналарга үз балаларының электрон көндәлеген карап билгеләр белән танышып бару өчен, яисә инде мәктәпкә укырга кергәндә гариза язу өчен, мәктәпләрнең белем бирү программалары, укыту планнары һәм дәресләр расписаниесы белән танышу өчен дә порталдагы ЕСИАга (единая система идентификации и аутентификации) кушылулары сорала. Тулырак мәгълүмат белән http://uslugi.tatar.ru адресы аша танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев