Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Тәнәфесләр үтми бушка - өйрәнәбез осталыкка (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышның беренче санлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Атналык бик тыгыз, эшлекле һәм күңелле итеп оештырылган. Укучыларның һәр көне аеруча үзенчәлекле үтте бу атнада: ачык дәресләр, төрле бәйге- конкурсларда һәр бала катнашып, үзен теге яки бу өлкәдә сынап карый алды. Атналык дәвамында мәктәп укучылар көче белән хәзерләнгән күргәзмә макетларга,...

Актанышның беренче санлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә.
Атналык бик тыгыз, эшлекле һәм күңелле итеп оештырылган. Укучыларның һәр көне аеруча үзенчәлекле үтте бу атнада: ачык дәресләр, төрле бәйге- конкурсларда һәр бала катнашып, үзен теге яки бу өлкәдә сынап карый алды.
Атналык дәвамында мәктәп укучылар көче белән хәзерләнгән күргәзмә макетларга, альбомнарга, рәсемнәргә бай иде. Узган чаралар да тирән эчтәлекле, мәгълүмәти һәм матур бизәлешләре белән аерылып торды.
Бүген исә атналык кысаларында мәктәпкә әниләр дә чакырылган иде.Алар бергәләп "Уңган куллар, оста куллар, армас-талмас куллар" дип исемләнгән күргәзмәдә катнаштылар.
Аның төп максаты укытучыларның профессиональ осталыкларын, иҗади потенциалны үстерүгә, балаларга белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелегендә оптималь үсешкә ирешүгә юнәлтелгән иде.
Һәр тәнәфестә укучылар өчен мастер-класслар оештырылды. Ата-аналар һәм балаларның, укытучыларның бердәм эшчәнлеге һәркемгә бик файдалы булды.
Гомумән, бер генә бала да атналыкта катнашмыйча калмады. Алар бик шат. Шул ук вакытта башлангыч сыйныф укытучылары да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга ата-аналар да, укучылар үзләре дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев