Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы гөрли

Яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы 11 август көнне кабат Актанышта үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел форум Агыйдел буенда палаткалар шәһәрчегендә түгел, ә бәлки балаларның яраткан "Бүләк" лагере базасында, һәм, җиде көн урынына ике атна дәвам итәчәк. - Биредә бирелүче белем-өйрәтүләр өчен бер...

Яшьләр һәм укучыларның «Агыйдел» III төбәкара интеллектуаль иҗат форумы 11 август көнне кабат Актанышта үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел форум Агыйдел буенда палаткалар шәһәрчегендә түгел, ә бәлки балаларның яраткан "Бүләк" лагере базасында, һәм, җиде көн урынына ике атна дәвам итәчәк.
- Биредә бирелүче белем-өйрәтүләр өчен бер атна вакыт кына җитми. Шуңа быел форумны киңрәк форматта оештырдык, - диде чараны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов. - Россиядә бүген мондый форумнар күп, алар, нигездә, барысы да 18-20 яшьлекләр өчен эшләнгән. Ә без республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың «Сәләт» яшьләр иҗтимагый Фонды белән берлектә Актанышта мәктәп укучылары өчен проектлар төзү, аның белән эшли, тормышта аны куллана белү юнәлешендә үз эшчәнлегебезне булдырырга ниятләдек. Яшьләргә республикада нинди нинди юнәлештә шөгыльләнергә, үсәргә була, нинди уку йортларында нинди мөмкинлекләр бар - шундый мәгълүматны да бирербез дип өметләнәбез.
Форумга Россиянең 11 төбәгеннән һәм Актаныштан барысы 132 яшүсмер килгән. "Агыйдел"нең башкарма директоры Марат Исмәгыйлов әйтүенчә, белем алу һәм ял программасы бик эчтәлекле, кызыклы итеп төзелгән: һәр көнне иртәнге якта укучылар проект идарәсе нигезләренә төшенсәләр, көндезләрен спорт уеннары һәм ярышлары, кичке 4тән соң исә төрле юнәлешләрдә эшләүче остаханәләрдә нинди дә булса кызыклы яңа һөнәр үзләштерәләр. Шәмаилләр язу, милли чигү, милли бизәкләр белән рәсем ясау, татар теле, тарихы, испан һәм инглиз теле дәресләре дә; сәнгатьсөярләр өчен милли бию, клоунада, актерлык осталыгы да; үзләрен булачак журналистлар итеп күз алдына китерүчеләргә журналистика, репортаж әзерләү түгәрәкләре дә эшли. Шулай ук, шәхси үсеш буенча тренинглар популяр. Татарстан Республикасының проект эшчәнлеге буенча әйдәп баручы тренерлары, фән эшлеклеләре, мөгаллимнәр, уңышлы эшмәкәрләрләр, танылган шәхесләр белән очрашу, аралашу мөмкинлеге дә бар. 19 августта республиканың иң затлы югары уку йортлары ярминкәсе үтәр дип көтелә. Кичке ял сәгатьләрендә кәбестәшник-дискотека, "Тере китапханә" әдәби кичәсе, "Яшел кинотеатр", "Караоке баттл" кебек кызыклы чаралар узачак.
Форумда катнашучылар арасында әле беренче мәртәбә генә килгән яшьләр дә, "Агыйдел"дә инде "азау ярган" кыз-егетләр дә бар. Актаныштан Айнур Гайсин өченче тапкыр уздырылучы форумда өченче тапкыр.
Айнур Гайсин: Мин робототехника белән кызыксынам. Киләчәгемне шул юнәлештә дәвам итәргә дә исәп бар. Монда өйрәнгән проектлар ясау һәм аны тормышка ашыру турындагы белемнәрем тормышта миңа тәҗрибә, аларның файдасын инде күрәм.
Тимерхан Шәйхетдинов, Яшел Үзән. Төбәкара "Агыйдел" форумы турында мин беренче тапкыр республиканың Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм "Сәләт" фонды тарафыннан оештырылучы "Болгар -Туган тел"төбәкара форумында ишеттем. Андагы дусларым, ә син беләсеңме, Актаныш районында ел саен шундый кызыклы форум уза, диделәр. Бик кызыктым, июль аенда гариза тутырдым, Аллага шөкер, бүген мин монда. Биредә шундый позитив, акыллы, текә балалар җыелган, үземнең дә шулар арасында булуыма бик шатмын. Форум ял итүдән бигрәк, проект менеджменты юнәлешендә төрле гыйлемнәр алу, яңа тәҗрибә җыю ягыннан әһәмиятле.
Алинә Хәмидуллина, Казан. "Сәләт-Биләр" форумында алты тапкыр катнаштым инде, нәкъ менә шунда "Агыйдел" форумы турында ишеттем. Узган ел ук монда килергә хыялланган идем, быел менә насыйп булды. Монда бик тә ошый. Искиткеч табигать почмагы, яхшы шартлар, яңа дуслар... Хыялым - табиб булу, биредә шул юнәлештә үз проектымны төзеп, аны киләчәктә үстерергә, халкыма хезмәт итәргә телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев