Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта “Без яшь, без сәләтле” дип исемләнгән интеллектуаль олимпиада узды

Бүген, 7 апрель көнне, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында "Без яшь, без сәләтле" дип исемләнгән интеллектуаль олимпиада уздырылды. Әлеге чара быел икенче тапкыр үзенә укучыларны туплады. Узган ел биредә республиканың төрле районнарыннан килгән 189 бала үз белемнәрен сынап караган булса, быел Актаныш районыннан 159, Норлат районыннан 8 бала катнашты....

Бүген, 7 апрель көнне, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында "Без яшь, без сәләтле" дип исемләнгән интеллектуаль олимпиада уздырылды. Әлеге чара быел икенче тапкыр үзенә укучыларны туплады. Узган ел биредә республиканың төрле районнарыннан килгән 189 бала үз белемнәрен сынап караган булса, быел Актаныш районыннан 159, Норлат районыннан 8 бала катнашты.
"Без яшь, без сәләтле" моңа кадәр фәнни-тикшеренү конференциясе рәвешендә оештырылган булса, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча ул икенче ел рәттән олимпиада формасында уза. Биредә IV-VI сыйныфларда укучы иң көчле укучылар, сыйныфларына карап, төрле фәннәр буенча көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев