Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта хан кызына кияү эзләделәр

Актанышның "Бүләк" аланында "Тарих кайтавазы" дип аталган агым бара. Аның программасы кысаларында шушы көннәрдә "Баһадир" дип аталган милли-тарихи бәйге узды. "Бүләк" аланын оештыручылар бүгенге агым программасының үзенчәлеге дип алан эчендә каһанлык төзү һәм анда ял итүче балалар төркемнәрен "ханлыкларга" әверелдерүне атаган иде. Шул рәвешле, алан директоры − хан, өлкән әйдаман...

Актанышның "Бүләк" аланында "Тарих кайтавазы" дип аталган агым бара. Аның программасы кысаларында шушы көннәрдә "Баһадир" дип аталган милли-тарихи бәйге узды.
"Бүләк" аланын оештыручылар бүгенге агым программасының үзенчәлеге дип алан эчендә каһанлык төзү һәм анда ял итүче балалар төркемнәрен "ханлыкларга" әверелдерүне атаган иде. Шул рәвешле, алан директоры − хан, өлкән әйдаман − вәзир, әйдаманнар − тарханнар, төркем башлыклары − бәкләр булдылар. Әлеге хөкүмәттә шулай ук хөкемдар һәм инквизитор эшләде. Алар һәр "ханлыкка" үз "конституциясен" булдырырга, аны сакларга ярдәм иттеләр. Моннан тыш, һәр ханлыкның үз исеме, үз сөрәне, үз җыры һәм үз байрагы булдырылды.
Программа кысаларында узган "Баһадир" бәйгесе "хан кызына" кияү табудан гыйбарәт иде. Һәр ханлыктан бер егет үзенең хан кияве булырга хокуклы икәнен исбатларга тырышты. Егетләр уктан, сөңге һәм бүрәнә атуда , бер-берсен этеп, көчләрен чагыштыруда һәм хан кызына мәхәббәт аңлатуда көч сынашты. Ә кызлар бәет әйтү, токмач кисү, чигү, көянтә белән су ташуда үзләрен күрсәтте.
Бәйгенең идея авторы, алан " ханы" Ленар Хөсәенов сүзләренчә, "Баһадир" милли-тарихи бәйгесе татар егет-кызларына хас булырга тиешле сыйфатларны барлау максатыннан оештырылган. "Әлеге бәйге агымның кульминациясе дисәк тә ялгыш булмас. "Баһадир"да һәр бала чын татар егете һәм чын татар кызының нинди булырга тиешле икәнен белде. Әлеге һөнәрләрне башкарып караган, аларны башкарганда хис-кичерешләр татыган бала милләте белән горурлана, аның тарихына соклана, гореф-гадәтләрен исендә калдыра", - диде ул.
Ленар Хөсәенов, "Хан кызына мәхәббәт аңлату" сынавына аерым тукталып: "Чын татар егете көчле һәм кыю булырга гына түгел, ә сүзгә дә оста булырга тиеш. Егетләребез саф татар телендә, борынгы сүзләрне кулланып, кызга мәхәббәтләрен аңлатты. Әлеге сынау татар телен саклау максатын күздә тота дисәк тә, ялгыш булмас", - дип ассызыклады.
"Тарих кайтавазы" агымы 5 нче августка кадәр дәвам итәчәк.
чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/31/123712/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев