Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта кышкы мәктәп яны лагерьлары эшли башлый (МӘКТӘПЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

Икенче дүшәмбедән Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте, дип яза президент матбугат хезмәте. Лариса Сулима билгеләгәнчә, каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, аларда 10 мең 478 бала...

Икенче дүшәмбедән Татарстанда мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте, дип яза президент матбугат хезмәте.
Лариса Сулима билгеләгәнчә, каникул чорында республиканың 31 районында 290 мәктәп яны лагере эше оештырылачак, аларда 10 мең 478 бала ял итәчәк. Мәктәп укучылары өчен бу вакытта республиканың барлык шәһәр һәм районнарында мәдәни чаралар узачак.
Актаныш районында исә кышкы каникул чорында укучыларны 9 мәктәп яны лагере кабул итәчәк. Алар Актанышның 1, 2 санлы мәктәп базасында, Татар Суксу, Сәфәр, Пучы, Киров, Богады, Әлем, Чуракай мәктәпләрендә оешачак дип хәбәр итә район мәгариф бүлеге.
25 декабрьдән 31енә кадәр эшләячәк кышкы лагерьларда районның 333 укучысы ял итәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев