Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта әти-әниләрне дә БДИ белән “таныштырдылар”

Бердәм дәүләт имтиханнары, төп дәүләт имтиханнары. Кемнәрне генә йокысыз калдырмаган да, кемнәрне генә борчуга салмаган бу сүзтезмәләр. Балалардан бигрәк әти-әниләр кайгыра. Бирә алырлармы? Ул металл детектор аша уздырып, балаларның психикасына тагын да ныграк зыян салалар бит, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сүз сүз инде ул. Ә үз күзең белән...

Бердәм дәүләт имтиханнары, төп дәүләт имтиханнары. Кемнәрне генә йокысыз калдырмаган да, кемнәрне генә борчуга салмаган бу сүзтезмәләр. Балалардан бигрәк әти-әниләр кайгыра. Бирә алырлармы? Ул металл детектор аша уздырып, балаларның психикасына тагын да ныграк зыян салалар бит, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сүз сүз инде ул. Ә үз күзең белән күрү, шул хисләрне кичерү - бөтенләй башка.
Әти-әниләрне бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру максатыннан, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча, 7 февральдә "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенрәсәй акциясе узды. Бу көнне, бөтен ил буйлап, теләкләре булган әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та имтихан тапшыруда катнашты.
Ә безнең районда әлеге чара Актанышның 1 нче мәктәбе базасында узды. Биредә быел XI сыйныфны тәмамлаячак укучыларның әти-әниләре рус теленнән имтихан бирде. Араларында Актанышның 1 нче, 2 нче мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның кадет-интернат, Киров, Иске Сәфәр, Пучы мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре бар иде. Имтихан сүзеннән курыкмаган 15 әти-әни үз белемен сынап карарга теләк белдергән.
БДИның Актаныш районы буенча муниципаль координаторы Юлия Амерзьянова әлеге акциянең әһәмияте хакында әйтеп үтте.
- Бөтенрәсәй акциясе барлык регионнарда да, районнарда да үткәрелә. Әлеге акция ни өчен кирәк соң, дигән сорау бирер күпләр. Күп очракта әти-әниләр балаларының имтихан бирү пунктында үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен белми. Металл детектор аша узу, аудиторияләрдә видеокамера астында утыру балага нык стресс ясый, дип исәпли алар. Югыйсә, хәзерге заманда без еш кына металл детектор аша узабыз. Күп урыннарда видеокамералар тора. Аларда яшьләр стресс кичерми. Шуның өчен без әти-әниләрне детектор аша уздырып, аудиториядә видеокамера астында имтихан бирдереп карыйбыз. Аларга контроль-исәп берәмлекләре дә бирәбез.
- Биремнәр чын имтихандагы кебекме?
- БДИ биремнәре чын имтихандагы кебек түгел, шушы акциягә яраклаштырып, типлаштырылган гына. Алар бары тик әти-әниләрнең бу төр имтихан тапшыру процедурасының нәрсә икәнлегенә төшенсен өчен кирәк. Чөнки, гадәттә, балалары БДИ тапшырганда, әти-әниләре алардан ныграк борчыла. Бу, беренче чиратта, аларның контроль-исәп материалы биремнәре белән таныш булмавына бәйле. Шуны аңларга кирәк: БДИдагы биремнәр - ул уку процессында үзләштерелгән материал. Әлеге акциядән соң балалар белән әти-
әниләрнең арасы тагын да якынаер дип ышанасы килә.
Альберт Мансуров, Актанышның 1 нче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Безнең укучылар инде бердәм дәүләт имтиханнарын 10 елдан артык бирә. Мин бу имтиханнарны кирәк дип саныйм. Чөнки ул балалар өчен зур юл ача. Бу имтиханнар гади генә, гадәти имтихан булырга тиеш. Укучыларыбыз да моңа өйрәнде. Камера астында да имтиханнарын рәхәтләнеп биреп чыгалар. Әти-әниләребез исә бик нык борчылалар. Бу - гадәти күренеш. Һәр ата-анага үз баласы кадерле. Алар балаларын нык интегәләр, дип күз алдына китерәләр. Акция барышында алар имтиханнарның алай ук куркыныч түгеллеген күрәчәкләр. Районда сарафан радиосы яхшы эшли. Калган ата-аналар да бу имтиханнар хакында ишетәчәк. Һәм тынычланып, балаларына яхшылап төшендереп, имтиханнарга системалы рәвештә әзерләнгәндә бернинди проблемасыз биреп чыгып буласын аңлатачак дип уйлыйм.
Айгөл Галимҗанова, имтихан бирүче әни:
- Минем улым Актанышның 1 нче мәктәбенең XI сыйныфында укый. БДИларга әзерләнәбез. Бик борчылдыра торган әйбер. Аңа караганда да без ныграк кайгырабыз. Әлеге акциягә бик теләп килдем. Имтиханның ничек баруын үз күзем белән күрәсем, биремнәрен эшләп карыйсым килде. Кайткач, баланы психологик яктан әзерләрмен дип уйлыйм. Мондый акцияләр дәвамлы булсын иде дим.
Әлеге процессны безгә дә күзәтергә туры килде.
Ата-аналарның дулкынланганнары сизелеп тора. Нәкъ чын имтихандагыча, аларны башта металл детектор аша уздырдылар. Җайланма тавыш биргәндә, кабат чыгып, киемнәрендәге металл әйберләрне калдырып керергә туры килде. Кулларына паспорт һәм ручка гына тоткан "укучылар"ны аудиториягә кертеп урнаштырдылар. Оештыручы инструкция белән таныштырып чыкканнан соң, контроль-исәп берәмлекләре салынган конверт ачылып, бланклар тутыру процессы башланды. Аннан инде әти-әниләр биремнәрне эшләүгә керештеләр. Имтихан 30 минут дәвам итте. "Укучылар" моннан шактый еллар элек дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерделәр.
Аларның имтихан эшләрен район мәгариф идарәсендә тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр югарыга җибәрелми. Теләге булган әти-әниләр үз нәтиҗәләрен район мәгариф идарәсеннән белә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев