Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов мөгаллимнәрне бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм!

      Һәрберебезнең тормышында – зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньяыбызны танып белергә, баерак итеп, киләчәкне төзергә өйрәтүче кеше -үз Укытучысы бар.


           Мөгаллимнәрнең авыр һәм изге хезмәте җәмгыятьтә зур әһәмияткә һәм ихтирамга лаек. Укытучы хезмәте һөнәри осталык, күп көч, акыл, түземлелек таләп итә. Сез шәхес тәрбияләүче булып торасыз, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезнең осталыгыгыз, түземлегегез, эшегезгә һәм балаларга карата булган мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.
Быелгы уку елында да сез үзегезнең уңыш-казанышларыгыз белән, укучыларны белем һәм ачышлар дөньясына алып кереп, районыбызның мәгариф системасының югары потенциалын расларсыз дип ышанам.


                  Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре! Сезгә алга таба да туган җиребезгә, халкыбызга хезмәттә рух күтәренкелеге, зур ихтыяр көче, эшегезгә сөенеп баруыгызны, укучыларыгызның рәхмәтен ишетеп, уңышларга ирешеп, имин тормышта яшәвегезне телим. Бәйрәмегез котлы булсын!


               Ихтирам белән,  Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев