Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АКТАНЫШ АЛДЫНГЫЛАРЫН ХӨРМӘТЛӘДЕ: 2018 ел нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында җиңүчеләр билгеле (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

2018 нче ел нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмалары арасында җиңүчеләр аталды.

Татарстан Республикасы мәктәпләре арасындагы рейтингта беренче унлыкка кергән “Сәләтле балалар өчен гуманитар – гимназия интернат”ы диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Гарипова Рүзилә Ильдар кызы. 

База мәктәпләре арасында югары күрсәткечләргә ирешкән “2нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе”н  җиңүче дип билгеләргә һәм диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Вахитов Ильшат Рафит улы.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Иске Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе” 1 дәрәҗә дипломга ия булды, җитәкчесе Әмиров Айзат Салихҗан улы.  2 дәрәҗә диплом  “Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе”нә тапшырылды.  Җитәкчесе Салахова Ильзида Сагидулла кызы. 3 дәрәҗә дипломга  “Иске Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе”  лаек булды.  Җитәкчесе Салихов Васил Максут улы. 

Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә еллык нәтиҗәләр буенча алты һәм кубрәк группалы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында җиңүче дип  6 нчы санлы балалар бакчасы билгеләнде. Җитәкчесе – Нургалиева Йолдыз Сәет кызы.

Өч  группалы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында җиңүче исеме Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасына бирелде. Җитәкчесе Хузахметова Гөлназ Фирдәвис кызы. 


Бер группалы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында әлеге статуска Чуракай балалар бакчасы лаек булды.  Җитәкчесе –Ханнанова Вафира Фанил кызы. 

Югарыда санап үтелгән белем һәм тәрбия бирү оешмаларына дипломнар,  акчалата премияләр  тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев