Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш мәгариф идарәсе профсоюзлары өч яклы килешү төзеделәр

Бүген район хакимияте бинасының утырышлар залында район мәгариф идарәсе һәм район профсоюз оешмалары Советларының берләштерелгән утырышы узды.

undefined

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советына 42 башлангыч профсоюз оешма җитәкчесе сайланган. Утырышта шуларның 36 сы, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашты. Утырышта көн тәртибе буенча ике мәсьәлә каралды.

undefined

Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советы һәм район мәгариф идарәсе арасында кабул ителгән территориаль килешүнең, мәгариф хезмәткәрләренең хокукый гарантияләрен тәэмин итү, социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрен көйләү буенча йөкләмәләрнең 2020 елда үтәлеше турында мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов төп доклад белән чыгыш ясады.

undefined

Икенче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмалары Советы арасында 2021-2023 елларга төзелгән территориаль килешүгә кул куелды. Әлеге өч яклы килешү нигезендә мәгариф хезмәткәрләренә шактый ташлама һәм ярдәм төре каралган.

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев