Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов "Бүләк" лагереның балаларны кабул итүгә әзерлеген карады

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов "Бүләк" җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагереның балаларны кабул итүгә әзерлеген карады.

            1 июньнән "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрәчәк.

Әлеге ял үзәге районда гына түгел, республикада һәм Россиядә билгеле лагерь. Быел да "Бүләк" ял аланы төрле төбәкләрдән яшь милләттәшләребезне кабул итәчәк.

1 сменада регионнардан 35 бала, 2 сменада 100дән артык балага  юлламалар броньланган. 

Шулай ук бу сменаларда сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучылары ял итәчәк.

           "Бүләк" гади ял аланы гына түгел. Биредә төгәл һәм гуманитар фәннәрдән дәресләр, интеллектуаль чаралар, экскурсияләр оештырыла.

Реклама

            Район башлыгы Энгель Нәвап улы  лагерьда милли мохит тудыру кирәклегенә басым ясады.  Кичке дискотекаларда гына түгел, көндезен дә матур татарча җырлар яңгырап торса, халкыбызның моңнары балалар күңеленә үтеп керәчәк, саф татарча аралашу сөйләм телен баетачак. 

            Лагерь мәйданы чиста, үләннәре чабылган, чәчәкләр утыртылган. Балалар яшәячәк агач өйләр, спортзал, ашханә дә әзер. Биналарга янгын хәбәриткечләр, ут сүндерү җайланмалары куелган. 
          Территориядә, аның тирә-ягына видеокүзәтү урнаштырылган. Сак хезмәте иминлекне тәэмин итәчәк. 

        Лагерь табигать кочагында урнашкан, тирә-ягы урман, тау башыннан Иске Идел җәйрәп ятканы күренеп тора. Шунысы да мөһим, алан озынборыннарга, талпаннарга һәм еланнарга каршы эшкәртү үткәрелгән. 


"Бүләк" лагереның 3,4 сменалары әти-әниләр бюджет өлкәсендә эшләгәннәр өчен оештырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев