Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районы укучылары 1-7 ноябрь көннәрендә көзге каникулда ял итәчәк

Бүген район мәктәпләре 2021-2022 нче уку елының беренче чиреген тәмамлау алдында.

        Укучыларның белемнәрне ничек үзләштерүләре контроль эшләрдә сынала.  Көзге каникуллар башлануга, 1 ноябрьдән 400 балага исәпләнгән мәктәп яны лагерьлары эшли башлый.
         1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр балаларның көзге каникуллары белән өлкәннәр дә ялга туктала. Шушы уңайдан район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты:
           

                  Хөрмәтле әти-әниләр! Көзге каникул көннәрен балаларыгыз белән бергәләп, күңелле һәм файдалы итеп үткәрегез. Балаларыгыз белән бәйләнеш, элемтәне беркайчан да югалтмагыз. Балагызның тормышы белән һәрдаим кызыксынып торыгыз.  Яшүсмерләр белән төрле темаларга сөйләшегез, интернет челтәрендә озаклап утырырга юл куймагыз. Дөрес, балаларны интернеттан бөтенләй тыеп булмый. Шуңа күрә кайсы сайтларда, социаль төркемнәрдә утыруларына игътибар итегез.
Ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев