Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш районында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәктәпләр һәм бакчалар ачыкланды (ИСЕМЛЕК)

Киңәшмә барышында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәгариф оешмалары атап үтелде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

Шимбә көнне  Актаныш районында  мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. 

Киңәшмә барышында яңа уку елына иң яхшы әзерлекле мәгариф оешмалары атап үтелде, аларга акчалата бүләкләр тапшырылды. 

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында  әлеге бүләккә  катнаш төрдәге 6 нчы Актаныш балалар бакчасы, Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы, Киров балалар бакчасы лаек булды. 

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Э.Н.Фәттахов Мари Суксу,  Иске Байсар,  Яңа Кормаш , Иске Айман төп   гомуми белем бирү мәктәпләрен билгеләп үтте. 

Урта мәктәпләр арасында әлеге юнәлештә  Сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернат, 1 нче, 2нче  Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәпләре аеруча зур тырышлык куйган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев