Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбендә - Белем бәйрәме

Мәктәпләрдә уку елы башланды

Биш ай буе тынып торганнан соң, 1 сентябрь көнне укучыларны мәктәпләргә дәшеп беренче кыңгырау чыңлады. Әлеге тавышны укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә зур түземсезлек белән көтте. Әмма тантаналы линейкаларда беренче сыйныфка укырга керүчеләр, 9 һәм 11 сыйныф укучылары гына катнашты.

Быел районның белем бирү йортлары уку елын 3352 укучы белән башлый. Шуларның 324е беренче сыйныфка укырга баручылар. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быелгы уку елы үзенчәлеклерәк шартларда башланды. Әти- әниләр мәктәпләргә кертелмичә, алар катнашындагы җыелышлар видеоэлемтә аша гына оештырылачак.

Иртән укучылар мәктәпкә фильтр аша кабул ителәчәк. Ягъни аларның тән температуралары үлчәнеп кертеләчәк. Дәресләр гадәти режимда узса да, тәнәфесләрдә сыйныф белән сыйныф очрашырга тиеш булмый. Шулай ук күңел ачу чараларын да уздыру әлегә тыела. Тик әти-әниләрне дә укучыларны да әлеге тыюлар куркытмый. Иң мөһиме, балалар мәктәпкә барып, укытучыларының күзенә карап белем һәм тәрбия алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев