Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның беренче санлы мәктәбе "Race on Mars -2022" региональ конкурсында җиңү яулады

Бүген Актанышның беренче санлы мәктәп базасында "Race on Mars -2022" региональ робототехника конкурсы үтте, анда 6 командадан 43 укучы катнашты.

Конкурста катнашучылар тарафыннан теләсә нинди конструктордан яки өйдә аерым детальләрдән  җыелган робот, билгеләнгән биремнәрне үтәп, космик сынау мәйданының иң күп бүлекләрен үтәргә тиеш иде.  Конкурста катнашучылар роботны чыбыксыз элемтә каналы аша хәрәкәткә китерергә тиеш иде. 

 Конкурс нәтиҗәләре:

                                      1 урын

-  "Актаныш беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе"командасы

- "Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты" 
                                       2 урын

-  "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" командасы

-  "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Илеш мәктәп- интернаты" командасы 

                                               3 урын

-   "Балалар иҗаты үзәге" командасы

-  "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" командасы.

Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев