Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Нияз Галимуллин "Кулланучылар хокукларын яклау" республика олимпиадасы җиңүчесе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ел саен мәктәп укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» республика олимпиадасын уздыра.

          Әлеге белем бәйгесендә Актаныш районы укучылары даими җиңүләр яулый. Быелгы олимпиадада да нәтиҗәләр куандыра. Актанышның беренче санлы мәктәбе укучысы Нияз Галимуллин  «Кулланучылар грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдә уңышлар өчен» номинациясендә җиңүгә иреште. 
           Ниязны һәм аның укытучыларын, әти-әнисен чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дә Нияз Илнар улын олимпиадада җиңүе белән тәбрик итә:

         "Чын күңелдән призерны олимпиадада уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!

Олимпиадада катнашучылар, катлаулы олимпиада биремнәрен үтәп, максатчанлык, стандарт булмаган фикерләү сәләтен  күрсәттеләр. Бу олимпиадада катнашу тәҗрибәсе сезне күп нәрсәгә өйрәтте. Ирешелгәннәрдә беркайчан да тукталып калмагыз-укыгыз, яңаларын белегез, үсегез. Уңышлар сезгә, илһам, иҗат һәм позитив сезнең белән һәркөнне янәшә атласын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев