Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның икенче урта мәктәбендә ата-аналар конференциясе узды

Еш кына, киләчәк бүген төзелә, диләр. Ата-аналар, педагоглар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгәсе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгәсе көн өчен барыбыз да җаваплы.

Шуларны күздә тотып, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның икенче урта мәктәбендә ата-аналар конференциясе булып узды. Конференция эшлекле уен рәвешендә үтте. Белем һәм тәрбия бирүгә юнәлгән фәһемле һәм кызыклы чыгышлар, проект эше, флешмоб белән үрелеп барды әлеге утырыш. Конференциядә ата-аналар белән мәктәбебез директоры А.С. Әмиров, аның тәрбия буенча урынбасары А.Р.Исламова, социаль педагог Л.Г.Шәехова, психолог А.М.Хәбибуллина,педагог оештыручылар Л.И.Ибрагимова, Г.Н.Хаҗиева аралаштылар.Җәй көне каникуллар чорында балалар иминлеген кайгырту, тәртипсезлекләрне булдырмау, юл йөрү кагыйдәләрен искәртү һ.б. бик күп мөһим мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев