Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның мәгариф җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышында катнаша

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездының пленар утырышы үтә.

           Съездның пленар утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белем бирүне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

           Съезд эшендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.М.Шакирова, мәгариф идарәсе җитәкесенең   укыту-методик эшләр буенча урынбасары Г.Д.Имамразыева, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Л.Р.Кадырова, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Т.М.Хафизова катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев