Актаныш

Азатлык Радиосы яза: Актанышта "Адымнар" мәктәбе ачылды. Һуманитар гимназия эшчәнлеген туктата

Актанышта күптелле "Адымнар" мәктәбе ачылды. Актанышның Сәләтле балалар өчен данлы һуманитар гимназиясе үз эшчәнлеген туктата. Аның бинасында "Адымнар"ның 1-4нче сыйныфлары укыячак. Азатлык яңа уку йортын барып карады, укытучылар, балалар белән аралашты.

Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов үзенең чыгышында Миңтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп: "Сез Актанышта ачкан һуманитар гимназия зур нәтиҗәләргә иреште. Анда балалар татар телендә белем алды, алар татарга хезмәт итә. Әгерҗедә Иж-Бубый Европага танылган мәдрәсә булды, Татарстанның көнчыгышында Актаныш мәктәбе дә шундый ук мәртәбәле уку йортына әверелсен", дип Шәймиевкә рәхмәтен белдерде.

Мәктәпне ачу тантанасы

Мәктәпне ачу тантанасы

"Бу уку йортының уңышлы эшләве күңелне сөендерә. "Адымнар"ның барлыгы алты мәктәбе булачак, аларны сала алуыбыз үзе бер бәхет. Ата-аналар ризалыгы белән гарәп теле сыйныфларын ачу мөмкинлеге дә булыр. Киләсе елда Болгарда исламны кабул итүга 1100 ел тулуны зур мәчет салып каршы алабыз. Урыны билгеләнә, ул төзелеп бетәчәк. Бара торган юлыбыз уңышлы. Татарстан уңышы бу. Аллага шөкер", диде Шәймиев.

"Мондый мәктәпне Дубайда һәм Лондонда күрдем. Алар шәһәрдә һәм түләүле. Ә монда авылда кәттә мәктәп. Котлыйм сезне, балалар, сезгә дүртле-бишлегә генә укырга кирәк", диде чыгышы белән Чечнядан булган, хәзер Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәпкә сертификат тапшырды, уңышлар теләде.

Актанышлар кунакларга милли мәгарифнең тарихи шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мифтахетдин Акмулла, Исхак Халфин турында сәхнә күренеше, җыр-бию тәкъдим итте

Актанышлар кунакларга милли мәгарифнең тарихи шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мифтахетдин Акмулла, Исхак Халфин турында сәхнә күренеше, җыр-бию тәкъдим итте

Актаныш мәктәбе – "Адымнар"ның өченче уку йорты. Узган ел андый мәктәпләр Казанда һәм Алабугада ачылды, Актаныштагысы – авыл җирлегендә беренчесе булачак. Быел шулай ук Чаллыда да "Адымнар" мәктәбен ачу каралган.

462 балага тәгаенләнгән мәктәп Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиясе базасында барлыкка килде. Ун ел тарихы булган, Актанышның да, республиканың да йөзек кашы саналган гимназия аерым юридик оешма булуарак эш итүен туктата. Хәзер аның урынына яңа "Адымнар" мәктәбе булачак. Ул гимназия ишегалдында урнашкан, ике зур бина бер-берсенә күршедә генә тора булып чыга.

Якынча 7 мең квадрат метрлы, өч катлы мәктәп җиде ай эчендә төзелеп сафка бастырылды. Төзелеш февральдә башланып августта тәмамланган. Бюджет республиканыкы. Мәктәп статусы да дәүләтнеке. Әйтергә кирәк, һуманитар гимназия дә муниципалитетка түгел, ә республикага карый иде.

Актанышта
Фотогалерея:

Актанышта "Адымнар" мәктәбе ачылды

Гимназия бинасы буш калмый, анда "Адымнар"ның башлангыч мәктәбе урнашачак, биредә 1-4нче сыйныфлар укыячак, быел ун сыйныф тупланган. Балалар саны – 102. Яңа бинада исә 5нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр балалар белем алачак. Анда укучылар саны – 360.

Гимназиянең интернат бүлеге дә бар, ул үз эшен дәвам итәчәк. "Бүләк" лагеры бинасы да гимназия милеге, ул да кала, хәзер "Адымнар"ныкы була.

Актанышның "Адымнар"ы да интернат формасында эшләп, бирегә якын-тирәдәге авыл, шәһәрләр, чит төбәкләр, илләрдән укучылар киләчәк дип көтелә. Гимназиянең бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Башкортстан, Оренбур, Иркутски, Таҗикистаннан килеп балалар татарча белем алып югары уку йортларына керде.

БУ ТЕМАГА:

Актаныш гимназиясенә укучылар чит төбәкләрдән дә килә

Кечкенә гимназия олимпиада системын да җайга салып уңышлы эшләүче уку йортларының берсе булды. 160-170 бала укыган мәктәптә балаларның һәркайсына аерым мөнәсәбәт, аның белән эшләү системы каралган иде. Гимназия бишенче укыту програмы нигезендә эшләде, ягъни балалар атнасына өч тапкыр татар телен, ике сәгать әдәбият укыды. "Адымнар"да бу эш ничек куелыр дигән сорау туа.

Азатлык хәбәрчесе һуманитар гимназиядә дә булды, "Адымнар"ны да ачылышына кадәр карады, укытучылар коллективы, балалар белән аралашты.

Һуманитар гимназия бинасы

Һуманитар гимназия бинасы

Әлегә һуманитар гимназиянең элмә такталарын алып өлгермәгәннәр, алар сентябрьгә алмашыначак. Гимназиягә "Адымнар"ның башлангыч мәктәбе дип язылачак. "Адымнар"ның бердәм стиле эчке интерьерга әлегә кагылып өлгермәгән, ә яңа бинада барысы да үзгә. Иртәдән бирле гимназия ишегалдында ыгы-зыгы, ачылышка соңгы әзерлек бара.

"Без хәзер яңа кәттә бинада укыячакбыз, апа! Монсында бала-чага калачак. Ә сез безне кайда төшерәсез? YouTube каналыгызда 1 млн язылучыгыз булмаса, мине анда куеп та тормагыз", дип сүз ката түбәтәйле малай.

Актаныш гимназиясе укучылары

Актаныш гимназиясе укучылары

Гимназия каршында мәктәп формасында балалар күп, алар кунакларны каршы алырга әзерләнә. Гимназиядә курайчылар ансамбле бар, алар тезелеп милли көйләр уйнап карый. Актаныш гимназиясенең үзенчәлеге – балалар үзара да татарча аралаша, бу алар өчен табигый.

Укытучылар да әле "Адымнар" дип әйтергә күнекмәгән, алар да каршы алганда "Гимназиябезне карарга килдегезме?" дип әйтә.

Гимназиянең мөдире Венера Хәева юридик яктан бернинди дә куркыныч үзгәрешләр юк дип аңлата, яңа низамнамә һуманитар гимназия урынына "Адымнар. Актаныш" полилигваль мәктәбенә төзәтелде. "Балалар саны күбәйде, шул рәвешле коллектив та артты, яңа бинабыз бар. Үзгәрешләр күп, әмма асылы бит үзгәрми. Безнең максат – татар телле мохит тудыру, татар телендә сыйфатлы белем бирү, белемле, тәрбияле балаларны әзерләү" диде ул. Мөдир дә яңа статуска ияленеп бетә алмый, уку йортын һәрвакыт гимназия дип атый.

Венера Хәева

Венера Хәева

— Берни үзгәрмәде, коллектив зурайды, балалар саны артты. "Адымнар"га шулай ук Актанышның "Тылсым", "Каенкай" балалар бакчалары да кушылды. Бу да безнең өчен яңалык. Һуманитар гимназиягә без башта 7нче сыйныфтан, аннары 5нче сыйныфтан ала идек, хезер башлангыч мәктәп тә барлыкка килде. Ә эчтәлек үзгәрми. Безнең өчен татар телендә белем бирү мөһим. Әмма өстәвенә инглиз теленә басым ясарга тиешбез. Безгә шундый максат куелды. Моннан тыш IT юнәлешен көчәйтәсебез килә, ул бездә бар, әмма бу — киләчәктә мөһим эш, яңа бинада махсус җиһазландырылган кабинетлар бар, — дип сөйли Венера ханым.

Мәктәп мөдире балалар туплау авыр түгел, гимназиянең абруе бар, барысы да монда эләгергә тели дип аңлата. Төп проблем — яшь, заманча фикерли торган, балаларны үзләренә карата торган укытучыларны эшкә җәлеп итү, ди ул.

Актаныш гимназиясе укучыларыБУ ТЕМАГА:

Актаныш гимназиясе: онлайн укыту, TED Circles, проектлар форматы

"Яшьләрне ничек җәлеп итеп була? Акча белән! (яңа гына килгән укытучылар якынча 20-25 мең сум ала — ред.) Торыр урын булу кирәк. Гимназиянең дүрт фатиры бар, яшьләрне шунда урнаштырабыз. Безнең виртуоз укытучылар бар, әмма алар күбрәк булган саен шәп", диде ул.

Полилингваль мәктәп булгач, уку-укыту нинди телдә булачак? Тарих, җәмгыять белеме, биология 5-9нчы сыйныфтагыларга татар телендә укытылачак. Бу — татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән тыш.

Актаныш "Адымнар" полилингваль мәктәбе мөдиренең уку-укыту урынбасары Резеда Маликова әйтүенчә, мәктәптә татар теленә басым ясалачак, шул ук вакытта инглиз, гарәп телләре дә кулланышка кертеләчәк.

Резеда Маликова

Резеда Маликова

— 5-9нчы сыйныфларында беренче тапкыр гарәп теле дәресләре укытыла башлаячак. Атнасына ике дәрес булачак. Бу өстәмә дәресләр програмы нигезендә башкарылачак. 10-11нче сыйныфларда ул бер сәгать барачак. Белгечебез бар — Рүзәл Шәфигуллин. Кукмара егете, Русия ислам институтын бетерде, хәзер бездә эшли.

Инглиз теле атнасына биш тапкыр укытылачак. Өстәмә рәвештә төштән соң 7нче сыйныфта чаралар да инглизчә була, алар сөйләм телен үзләштерергә тиеш. Инглиз теле белгечләре дә җитәрлек. Быел беренче тапкыр географияне инглиз телендә укыту планга кертелде, — дип аңлата Резеда ханым. — Бездә укырга теләүчеләр күп. Мөмкинлек бар, кем тели, шулар килә ала. Бала, ата-ана белән сөйләшү узырдык, татар телен белү дәрәҗәсен тикшердек. Күп очракта яңа балалар Актаныштан, башка мәктәпләрдән күчүчеләр. Быел төбәкләрдән килүчеләр саны артты, 30 яңа бала бар. Башкортстан, Оренбур, Краснодар, Ярославль, Казаннан да балалар килде.

Чарада катнашучыларБУ ТЕМАГА:

Актанышта татар телендә беренче TEDx чарасы узды

Коллективта 62 укытучы тупланган. Укытучылар арасында гимназиянең ун еллык тарихы тәмамлануга үкенүчеләр, борчылучылар да бар.

Марат Гыйлметдиновны виртуоз укутычы дип атыйлар. Аны укытучылар да яратып телгә ала, ә балалар аңа үлеп гашыйк. "Безнең Маратның һәр дәресе шоу дәрәҗәсендә", ди аның турында мәктәп мөдире дә.

Марат Актанышның сәләтле балалар өчен гимназиясендә җиде ел эшли. Тарих дәресләрен татарча алып бара, кирәк булса, инглизчә дә укыта ала, ул берничә телне камил белә.

"160 бала укыган гимназия 400 балалык мәктәпкә әверелү авырлыклар тудырачак, шуңа берни билгеле түгел, әмма "Адымнар" татар авылында урнашу — мәртәбә һәм зур мөмкинлекләр ачу", дип сөйләде ул Азатлыкка. Әле уку башланмаса да, балалар аның янында бөтерелә. Кунакларга балалар белән бергә тормышка ашырган проектларны күрсәтергә әзерләнгәндә ул кечкенә мәктәптә уку да, тәрбия алып бару да күпкә күңеллерәк, дип аңлата.

Марат Гыйлметдинов

Марат Гыйлметдинов

— Полилингваль мәктәптә шартлар югары, аның авыл җирлегендә булуы — зур күрсәткеч. Нинди юллар ачыла, әйтә алмыйм, әле Казандагы мәктәпнең дә бер еллык кына тәҗрибәсе бар. Сүз дә юк, аралашу, белем бирү бездә барыбер татарча булачак. Татар телле мохит сакланып калачак, чөнки бу — авыл җирлеге, Актанышта татарча аралашу — гадәти күренеш. Балалар күбәйгән саен авыррак, моңа кадәр балалар бер гаиләдә кебек яшәде, барысы да уч төбендә. Кемнең нәрсә белән яшәгәнен, ни уйлаганын, хыялларын белә идек. Хәзер балаларга никадәр игътибар булыр? Менә бу мине борчый, — ди Марат. — Проектларга азрак вакыт калу куркынычы да бар, ә бу — безнең "фишка" иде. Олимпиадалар системы сакланып калуы мөһим. Гимназиянең шәп күрсәткече ул. Тарих, информатика, татар теле олимпиадаларында җиңүләр белән мактана ала идек. ​

Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясе, архив фотосыБУ ТЕМАГА:

Актаныш укучылары татарча проектларын тәкъдим итте

Марат фикеренчә, Татарстанның һәр мәктәбе "Адымнар" кебек булырга тиеш. Бу 10-20 ел элек нормага керергә тиеш иде, дип саный мөгаллим. Ул "Адымнар" мәктәбе генә татар телен саклап калу мәсьәләсен хәл итәчәк дип уйламый.

Бала мәктәптән соң телен кайда, ничек куллана? Акча эшли аламы татар теле белән?

"Мәктәптән тыш республикада татар телле мохит тудырылмаса, кайда куллансын кеше телне? Ярый, укытучы тырыша, алдап, кызыктырып булса да бала өчен татар дөньясын тудыра. Әмма бала мәктәптән соң телен кайда, ничек куллана? Акча эшли аламы татар теле белән? Менә бу сораулар бар. Тел проблемы комплекслы хәл ителергә тиеш", ди ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленар Шәвәлиев республикада татар телле белгечләр кирәк һәм киләчәктә дә ихтыяҗ булачак дип саный. Әлегә кадәр бер генә бала да нигә кирәк иде безгә бу татар теле дип әйтмәде, дип сүзгә кушыла ул.

Ленар Шәвәлиев

Ленар Шәвәлиев

— Татарча белмәгән, әмма гимназиядә укыйм дип сорап килүчеләр булды. Таҗикистаннан укучым бар, бүген Мәскәүдә укый, татарчасы камил, рәхмәтләр әйтеп шалтырата. Татар теле миңа зур дөнья ачты дип кабатлый, — ди горурланып Ленар. — Балаларын безгә бирүчеләр татар теле никадәр күләмдә укытылганын белә, әлегә артык күп укытасыз дип зарланучы булмады, БДИ буенча да күрсәткечләребез зур.

"Адымнар" мәктәбендә дүрт татар теле укытучысы эшләячәк. Элекке бинада аларның ике кабинеты булган, яңа бинада һәркайсы аерым кабинетта укытачак.

"Моңа кадәр бер-беребезне алмаштырып эшләдек. Сыйныфлар параллель иде, ә хәзер алар артты. Дәресләр саны кимемәде. 5нче сыйныфта 4 паралель сыйныф була. Балалар күп. Эшлисе дә эшлисе", ди ул.

БУ ТЕМАГА:

Яшь галимнәр: фән теле – инглиз теле, ләкин башта туган телдә белем алу кирәк

Информатика да моңа кадәр русча узган булса, аны инглизчә дә, татарча да укытып була, ди информатика укытучысы Ленар Хөсәенов. "Без балалар белән укудан тыш түгәрәкләрдә татарча аралашабыз, сан теле — инглизчә ул, төшенчәләр инглизчә, аны үз телеңдә укыту тагын да шәбрәк, әмма информатикага татар теле дә ята", ди ул.

1 сентябрь "Адымнар" үз эшен башлаячак. Мәктәп җитәкчелеге балаларны кабул итү мөмкинлеге әле дә бар дип әйтә. Бина зур, якты, һәр кабинет заманча җиһазландырылган. Кабинетлар үтәкүренмәле диварлар белән бүленгән. Яңа бинада һәр кабинет татар, рус, инглиз әдипләре, галимнәре исемнәре белән аталган. Элмә такталар да, төрле өндәмәләр дә, барысы да татарча. Мәктәптә тавыш яздыру студияләренә кадәр барысы да бар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: