Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта "Ел укытучысы-2022" бәйгесенең зона этабы уза

Бүген Актанышта “Ел укытучысы-2022” Бөтенроссия конкурсының зона этабы уза.

          Әлеге мәртәбәле бәйге Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында үтә.

Көн дәвамында Актаныш, Мөслим, Зәй районнарында "Ел укытучысы" бәйгесендә җиңү яулаган педагоглар көч сынашачак. 


            Укытучыларны "Ел укытучысы" бәйгесен ачу тантанасында сәләтле балалар гимназиясе укучылары сәламләде: затлы, зәвыкле милли киемнәрдән башкарылган җырлары, биюләре кунакларны таң калдырды. 


 

       “Ел укытучысы-2022” бәйгесенең зона этабында катнашучыларга Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хәер-фатихасын бирде. 

-    Ел укытучысы- педагоглар өчен иң мәртәбәле бәйге. Актаныш районында бу бәйгене оештыруга бик җитди карыйбыз. Республика номинацияләренә өстәп, кайсы фән укытучыларының һөнәрмәнлеген арттырырга телибез, шул фән буенча аерым номинацияләр булдырдык. Мәсәлән, быел башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле, инглиз теле укытучылары арасында иң-иңнәр билгеләнде. 

  "Ел укытучысы" конкурсында катнашу, муниципаль этабыннан зона бәйгесенә үтү- зур хезмәт һәм тырышлык нәтиҗәсе. Бу конкурсларда катнашу укытучы өчен бик мөһим, аның профессиональлеген күрсәтә, киләчәк эшчәнлегенә көчле йогынты ясый. 

“Ел укытучысы” бәйгесенең зона этабын сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында үткәрүебез юкка түгел. 2011 елда ачылган гимназия быел менә шундый яңа бинада үз эшчәнлеген дәвам итә. Әлеге уку йорты 460 балага исәпләнгән, хәзерге вакытта 360 бала белем ала. Бик көчле, югары квалификацияле укытучылар, тәрбиячеләр тупладык, гимназиягә 5 сыйныфтан кабул итәбез,- дип, гимназия эшчәнлеге белән таныштырды Энгель Фәттахов укытучыларны тәбрикләгәндә.

 

               

  Гимназиянең уңышлары мактап сөйләрлек. Быел Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында Актаныш районыннан 120 призер-җиңүче исеменә лаек булды. Уңышка ирешкән укучыларның 69-ы гуманитар гимназия укучылары.

 

        Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләве бүлеге җитәкчесе Татьяна Иванова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина бәйгедә чыгыш ясаячак мөгаллимнәргә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев