Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта театр көннәре: Балалар бакчалары сабыйларыннан алып унберенче сыйныфларга кадәр спектакль куя

23, 24, 25 апрель көннәрендә районыбызда «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале уза.

Театр фестивален 23 апрель көнне башлангыч сыйныф укучыларын берләштергән театр коллективлары башлап җибәрде.

Актанышта театр фестивале, Ләйсән Газизова фотосы
Название

Жюри каршында 22 коллектив чыгыш ясады.

 

Актанышта театр фестивале, Ләйсән Газизова фотосы
Название

24 апрельдә исә фестиваль уза торган технология техникумы сәхнәсендә 22 балалар бакчасы артистлары спектакль күрсәтте.

Актанышта театр фестивале, Ләйсән Газизова фотосы
Название

Бүген, 25 апрельдә фестивальне район мәктәпләренең урта һәм югары сыйныф укучылары дәвам итә. Оештыручылар белдерүенчә, районыбызның һәр мәктәбендә театр түгәрәкләре эшләп килә.

Актанышта театр фестивале, Ләйсән Газизова фотосы
Название

Аларда 5-11 сыйныф укучылары артистлык сәләтен үстерә. Бүген алар төрледән-төрле кызыклы әсәрләрне сәхнәләштереп, театр сәнгатенә мәхәббәтләрен белдерде. 

Актанышта театр фестивале, Ләйсән Газизова фотосы
Название

"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр театр фестивален үткәрүнең дә максаты- нәкъ тә яшь буынны театр сәнгате белән таныштыру,  татар әдәбияты һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү бит.

Актанышта театр фестивале, Ләйсән Газизова фотосы
Название

Балалар сәхнә әсәрләрен сәхнәләштергәндә чиста төзек әдәби телдә сөйләшергә өйрәнәләр, сөйләм телләрен камилләштерәләр, рольләренең сүзләрен ятлаганда китап укуга да кызыксыну уяна. 

Актанышта театр фестивале, Ләйсән Газизова фотосы
Название

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев