Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш- толерантлык көнендә

Ел саен 16 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне билгеләп үтелә.

                    Толерантлык- бүген бик актуаль проблема. Нинди илдә яшәвебезгә, нинди тире төсенә, нинди дин тотуыбызга карамастан, дөньяда үзара аңлашып яшәү күнекмәләре тәрбияләү буенча Актанышның  2 санлы “Ромашка” балалар бакчасында системалы эш алып барыла.  Нәниләрне рухи - әхлакый тәрбияләү буенча мәгълүмати - агарту программасы кысаларында район китапханәсендә Халыкара толерантлык көненә багышланган чарада мәктәпкә әзерлек Б төркеме балалары катнашты. 

              Китапханәчеләр  балалар белән «Китап аша – тынычлыкка һәм татулыкка» дигән танып белү әңгәмәсе оештырдылар. Чарада балалар толерантлык,  кызгану, шәфкатьлелек, игелек төшенчәләре белән таныштылар. А. Бартоның «Балалар өчен шигырьләр», В. Сутеевның «Сказки в картинках» әсәрләреннән конфликтлы ситуацияләрне чишеп, алардан чыгу юлларын эзләделәр. Шулай ук электрон презентация слайдлары ярдәмендә шәфкатьлелек һәм сабырлык, җирдәге кешеләрнең дуслыгы һәм тынычлыгы турында сөйләштеләр, тыныч һәм тату яшәр өчен нинди сыйфатлар кирәк икәнен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев