Актуаль интервью: Укучыларыбыз өметләрне акладылар
Районыбыз мәктәпләренең 11 ел элек ишекләрен ачып кергән кызлар һәм егетләр өлгергәнлек таныклыгына ия булдылар. Активлыклары, тырышлыклары һәм кызыксынучанлыклары белән куйган максатларына омтылучан булганнар исемнәре районыбызның алтын фондына кертелгән
Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова белән әңгәмәбез БДИ нәтиҗәләре, алга куелган максатлар хакында белү өчен оештырылды.
Раниза Митьяновна, агымдагы БДИ ничек үтте, күпме укучы мәктәпләрне тәмамлады?
— Унберенче сыйныфлар 2022-23нче уку елын тәмамлап, имтиханнарын тапшырдылар. Инде һәрберсенең нәтиҗәләре, баллары билгеле. Бүгенге көндә укучыларыбыз үзләре теләгән юнәлешләре буенча уку йортларын сайлап йөриләр. Документларын тапшыру эшләре белән шөгыльләнәләр. Барлыгы быел 76 укучы районыбызда 11нче сыйныфны тәмамлады һәм аларга 10 фәннән имтиханнар бирү мөмкинлеге тудырылды. Беренче имтихан 26 май көнне башланып киткән иде, соңгысы 19 июньдә булды. Имтиханнарны үткәрү пункты базасы итеп сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия базасы оештырылган иде, барлык экзаменнар биредә үтте. 9нчы сыйныфлар имтиханнарын Актанышның 2нче санлы мәктәп базасында тапшырдылар.
БДИ тапшыру барышы ничек булды?
— Барлыгы 30 оештыручы катнашты, Юлай. Бу сафларда безнең укытучылар күбесенчә, шулай ук дежур торган медиклар, «Таттелеком», «Челтәрле компания» эшчеләре дә булды. Һәр экзаменга Дәүләт имтихан комиссиясеннән вәкаләтле вәкил күзәтчелек итте. Шулай ук җәмәгать күзәтүчеләре килде. Соңгылары безнең Татарстан Республикасының югары уку йортларында белем алучы студентлар. Имтихан барышын, алар үткәрелгән аудиторияләрне онлайн рәвештә дә күзәтү алып барылды. Аттестатка ия булу өчен укучыларга математика һәм рус теленнән имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк иде. Безнең барлык укучылар да өлгергәнлек аттестатлары алдылар, йөзләребезгә кызыллык китермәделәр. Һәм 24 июньдә район үзәгендә укучыларыбыз өчен чыгарылыш балы уздырдык. Алдынгылар хөрмәткә, бүләкләүләргә лаек булдылар.
Үткән ел белән чагыштырып алсак. Агымдагы елда да күз салыйк әле, нәтиҗәләр сөенерлекме, әллә инде көенерлекме?
— Безнең 2022 ел белән чагыштырганда: укучыларыбызның күрсәткечләре яхшы! Кайбер фәннәрдән узган елгы белән чагыштырып караганда — югарырак нәтиҗәләр дә бар! Бер-ике баллга калышкан фәннәр дә бар. Гомумән алганда, 2023нче елгы нәтиҗәләр безнең республика күләмендә чагыштырып караганда бик югары. Математика(база), биология, рус әдәбияты, химия, география фәннәрендә без үсештә. Шатлыклы бу!!! Җәмгыять белемендә үзебезнең позицияне саклыйбыз узган елгы кебек, рус теленнән −1 балл, математика(профиль) −2 балл булды. Ә менә тарих фәненнән безнең бераз түбәнрәк булды. Барлык булган нәтиҗәләргә кагылышлы сәбәпләрне августта үтәчәк секцион утырышларыбызда тагын да тирән анализ ясыйбыз.
БДИ имтиханнарының биремнәре елдан-ел катлаулымы ул яисә бер рәвештәрәк барамы?
- Безнең быел һәм икенче елга әле имтиханнарның КИМнарында(контроль материаллар) үзгәрешләр булачак. Барыбер бу ике елда КИМнарда шактый авыр мәсьәләләр бар. Аннан соң, шушы 1-2 елдан соң КИМнар стабильләшә, дип хәбәрдарбыз.
- Безнең узган елны тәүге агым чыкты яңа федераль дәүләт белем стандартлары белән укыган, быел икенче поток. Алар яңа төрле, шуңа күрә КИМнар да яңарышлы. Функциональ грамоталылыкка да игътибар юнәлтелә. Ул — алган белемеңне тормышта куллана белү. Менә монда аларның эшләре, кайбер заданиеләр — тормыштан алынган. Мәсәлән: төзү, үзеңнең хуҗалыкны алып бару, санарга кирәк. Аның өчен геометрия һәм алгебраны белү мөһим.
- Бүгенге көндә бик сирәк бала китап укый... Игътибар белән укып, аңлау, күз алдыңа китерә белү кирәк.
- Сынап карау имтиханнары узган елларны катлаулырак булганын да бигелиләр иде. Ә чын экзамен биремнәре җиңел, диләр иде. Биремнәр үзгәрә, шуңа авырлана. Гомумән, сынау имтиханы белән чынныкы туры килә, дисәк тә була. Бу инде укучыларыбызның яхшы итеп әзерләнүләре хакында дәлил.
Аерым нәтиҗәләргә күз салыйк, Раниза Митъяновна.
— Район буенча күрсәткечләр республикада югары булса да, аерым мәктәпләрнекенә караган очракта, бераз эшчәнлек җитеп бетмәгән, сыйфат күрсәткечләре түбән булган мәктәпләр юк түгел. База мәктәпләре булып саналган Иске Сәфәр, Кәзкәйдә урнашкан кадер интернат-мәктәпләре һәм Татар Суыксу мәктәбеннән берәр укучы 11нче сыйныфны тәмамлады. Ләкин 1 укучы гына булуга карамастан, уртача баллары буенча эшләнеп бетмәгән... Уртача балл әлеге мәктәпләрдә, барлык тапшырылган имтиханнар белән исәпләгәндә — 54, 56, 63. Бу инде бер укучыны исәпкә алып, аның белән шәхсән шөгыльләнү тагы да ныграк кирәк булгандыр. Безне әлегә бу күрсәткечләр кәнәгатьләндереп бетми. География фәненнән безнең ел саен 1 укучы тапшыра. Ул гомумән, республикадан санаулы гына укучылар географиядән имтиханный сайлый. Ул безнең якта үсештә. Узган ел 54 булса, агымдагы елда 68 балл. Узган елны да рус әдәбияты БДИ нәтиҗәләре буенча аз гына критика бар иде. Быел районнан 4 укучыбыз тапшырды. Гимназия һәм 2нче санлы мәктәп укучылары, безнең уртача балл — 90 булды. Тарих фәненнән гимназия, беренче, икенче мәктәп укучылары әйбәт кенә тапшырды. Тулаем алганда 15 бала. Шулай да күрсәткечләрен 1нче мәктәп кенә арттырды. Республика буенча физика, химия, биология фәннәреннән имтихан сайлаучылар елдан-ел кими. Шул исәптән быел физика фәненнән бездә экзамен бирүче укучы булмады. Бу безне бераз уйландыра да, чөнки техник юнәлештәге югары уку йортларына керү өчен физиканы яхшы белү әһәмиятле, дияр идем. Бәлки бу, уку йортларын сайлаудан, имтихан тапшырудан куркудан сәбәпледер. Шуның өчен әлеге фән буенча безнең мөгаллимнәргә алдагы уку елында ныграк шөгыльләнергә туры киләчәк.
Елдан-ел информатика фәненнән имтиханны сайлаучылар күбәя, дип хәбәрдармын.
— Информатика фәненнән имтихан тапшыручылар саны соңгы елларда аеруча арта. Быел 22 укучы бу фәннән имтихан бирергә карар кылды. Республика күләмендә дә бу төр экзаменны тапшыручылар саны артканнан-арта гына! Югары күрсәткечләргә килгәндә, район безнең 80 югары баллга тапшыручы муниципалитетлар исемлегенә керде.
Республика күләмендә күрсәткечләребез ни хәл?
— Барлыгы 218 имтихан тапшырылып, шулар арасында 56 югары баллга бирелгән. Бу инде 25,69% тәшкил итә. Мондый районнар 16.
Бездә 90 баллга тапшыручы укучылар химия фәненнән, 3 укучы, аларның икесе гимназиядән һәм берсе — 2нче мәктәптән Зәйнәп Акмалова. Иң югары баллны — 95 баллга Алмаз Агумов иреште(гимназия укучысы). Рус әдәбиятеннән 2 укучы, алар икесе дә гимназиядә белем алган: Алинә Галимова һәм Азалия Гыйләҗева. Икесе дә кызларның 96 баллга тапшырдылар. Рус теленнән 7 укучы: 5 гимназиянекеләр, 2нче санлы мәктәптән һәм Пучыныкы. Гимназиядән Рания Юнысова 95 баллга тапшырды. Актанышның 2нче санлы мәктәбе укучысы Эльвина Мусина 91 баллга бирде. Математика фәненнән гимназиядән Булат Камалов 90, шулай ук җәмгыять белеменнән Айгизә Мәрданова, инглиз теленнән Динара Камилҗанова, Азат Илдарханов информатикадан экзаменнарны уңышлы итеп 90 баллга тапшыручылар сафларын тулыландырдылар.
Хәбәрдарбыз Раниза Митьяновна, быел гимназия укучысы Булат Камалов БДИ иң зур күрсәткечләргә ирешеп, район данын республикада танытты.
— Бик сөенечле вакыйга!!! Безнең быел БДИ 100 баллга тапшырган укучыбыз бар. Остазы — гимназия директорының мәгълүматлаштыру буенча урынбасары Ленар Наил улы Хөсәенов. Барлыгы республика буенча информатика фәненнән 22 укучы БДИ 100 баллга тапшырды. Елдагыча август аенда имтиханны 100 баллга биргән укучыларга — бер тапкыр 15000 сум күләмендә саллы гына премия өләшенелә. Бу Мәгариф һәм фән министрлыгы тарфыннан булган шәп бүләк. Әгәр 200 балл җыя икән укучы — аннан да күбрәк суммада премия каралган. Бу ине бер бала ике имтиханын да 100әр баллга бирсә.
Булатны, шулай ук аның укытучысын Ленар Наиловичны шушы зур һәм мәртәбәле җиңүләре белән чын күңелдән котлыйсы килә. Шушы уку йортының педагогик коллективына балаларның сәләтен ачуда, яшь буында фәннәргә карата кызыксыну уятуда куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез!!!
Ленар Наилович алга баручы, алдынгы фикерле, алдынгы карашлы, яңалыкларга омтылучы укытучы. Аның тәүге уңыш-казанышлары.
Имтихан биремнәрен бөтенләй үти алмаучылар булмагандыр районда, мөгаен да?
— Быелгы БДИ кампаниясендә «порог» үтмәүче укучылар юк. Узган елны 3 укучыбыз үзләре сайлаган фәннәрдән балл җыя алмаганнар иде, Актанышның 2нче санлы һәм Пучы мәктәбеннән булдылар. Шулай ук 2021нче елны 6 укучы мондый хәлгә калган иде.
«Укудагы казанышлар өчен» медальгә дәгъва кылган укучыларның барсы да шуны аклый алдылармы, Раниза Митьяновна?
— Укудагы аерым уңышлары өчен медаль алучы укучыларыбыз һәр елны безнең аеруча контрольдә. Медаль белән уку йортын тәмамлаучы балалар саны районда аз яисә бөтенләй юк икән — район критикага бик юлыкмый. Ә менә медальгә дәгъва кылып, берәр укучы булса да лаек булмый икән... Әлбәттә, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан белемне объектив бәяләнүенә, уку-укыту сыйфатына сораулар туа. Безнең 2022нче елда 13 укучы дәгъва кылып, аларның һәммәсе дә теләгенә ирешкән иде. Агымдагы елны 14 медаль алуга дәгъва ясап, 13 аклады. Кызганычка каршы, 1 укучыбыз теләгенә ирешә алмады, ул инде математика фәненнән 70 балл җыя алмау сәбәпле төшеп калды. Медальгә лаек булыр өчен укучы — профиль математика һәм рус теленнән 70 баллдан ким җыярга тиеш түгел. Әгәр дә математикадан базаны тапшырырга карар кылган икән — «5» булырга тиеш! Шулай ук сайлап алган фәннәрдән дә имтиханнарның нәтиҗәләре түбән балл булуы рөхсәт ителми. Шушы шартлар үтәлүе мөһим!
Хәбәрдарбыз, уку елы дәвамында БДИ әзерлек эшләре дә тынып тормый бит ул?
— Әзерлек мәсьәләләренә күз салсак: даими монитаринглар елдагыча гамәлдә булды. Шул исәптән 3 тапкыр биреп карау имтиханы да уңышлы узды. Экспертлар белән даими эш алып барылды. Гимназиябездән җәмгыять фәне укытучысы Миләүшә Абдуллина — эксперт булып БДИ кампаниясендә һәр елны да катнаша. Ул үзе укып кайтканнан соң җәмгыять һәм тарих фәннәре мөгаллимнәрен җыеп осталык дәресләре бирде, укулар оештырды. Һәрбер мәктәп үзләренең графигы белән ныклап эшләде. БДИ уңышка, югары күрсәткечләргә ирешү — укытучы+укучы+ата-аналарның тырышлыгы, укучыга ярдәме. Кайвакыт, шундый сүзләр дә ишетү туры килә «Балакайларыбыз 9 һәм 11нче сыйныфка күчкәндә генә түгел, югары сыйныфларда тулаем БДИ әзерләнүгә уку процессы багышлана». Әмма БДИ нәтиҗәләре белән баланың киләчәк язмышы хәл ителә. Шаяру белән язмышка карау ярамый бит инде. БДИ тапшырып бала үзе теләгән профессияне сайлап уку йортына керергә мөмкинлеккә ия була. Бер уңай ягын аеруча билгелисем килә: әгәр дә укучы БДИ югары күрсәткечләргә ирешә икән — бюджетка укырга керә ала.
БДИ кампаниясенә кагылышлы фикерләрегез һәм теләкләрегез белән әңгәмәбезне тәмамлыйк.
— Нинди генә имтиханнарга да җитди карашлы булырга кирәк, бу һәрчак сезгә ярдәм итәчәк. Балаларга әти-әниләрнең ярдәме, теләктәшлеге кирәк чак чыгарылыш сыйныфларда, укытучылар да — бала алар укыткан фәнне сайласа, аның теләген кире какмыйча, яхшылап әзерләргә тырышу мөһим. Укытучылар+укучы+әти-әниләр бергә эш иткәндә генә, «бер кадакка сукканда» гына матур нәтиҗәләргә чыгу мөмкин, команда эшчәнлеге дә бу. Быелгы БДИ нәтиҗәләре, шөкер, кәнәгатьләндерерлек. Ләкин беркайчанда кәнәгатьлелек хисе белән генә утыру ярамый. Проблематик урыннарны төзәтү кирәк. Барлык БДИ районыбызда уздыру эшендә ярдәм итүче, актив катнашучы коллегаларыма, медиклар белән тәэмин иткәне өчен имтиханнар вакытында Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Рәфгат улы Хаевка, генераторлар белән булышкан(БДИ барышында ут сүнүе ярамый, аудиториядә барган имтиханнар кабул ителми ут сүнгән очракта) «Челтәрле компания» директоры Марат Марсел улы Шакировка, «Таттелком» җитәкчесе Ринат Фәрит улы Хәернасовка бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аеруча рәхмәтлебез сезгә, «Актаныш-информ» журналистларына, район мәгариф бүлеге, мәктәпләр сулышын даими итеп, объектив итеп яктыртып барасыз. Алда да бергәләп эшләргә насыйп булсын!!!
Интервью өчен бик зур рәхмәт, Раниза Митьяновна! Тырышып белем «гранитын кимергән», яулаган уңышлары белән белем учакларын данга күмгән яшь райондашларыбызга һәрчак йөзләре куанычлардан балкуын, уй-хыяллары яңа юлларга навигатор булуын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев