Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АКТУАЛЬ СОРАУ: Укытучыларга бердәм хезмәт хакы булырмы?

Әгәр укытучыларны гражданлык хезмәткәрләренә тиңләсәләр, педагогларның оклады төбәкләрдә бертөрлерәк булачак.

Бу хакта Дәүләт думасының Фән һәм мәгариф буенча комитеты әгъзасы һәм “Бердәм Россия”нең “Яңа мәктәп” партия проекты координаторы Алена Аршавина белдерде.

Күпчелек укытучылар эш хакларының төрле төбәкләрдә төрлечә түләнүенә, хәтта 2-3 тапкыр аерма булуына зарлана. Шул сәбәпле, яшь укытучыларның мегаполис мәктәпләренә эшкә урнашырга тырышуы да билгеле. Бу уңайдан бүген фән һәм мәгариф буенча комитетта тикшерелгән тәкъдимнәрнең берсе — укытучыларны гражданлык хезмәткәрләре статусына күчерү. Шул вакытта барлык педагогларга да бертөрлерәк хезмәт хакы билгеләнәчәк.

Билгеле булуынча, илнең барлык төбәкләрендә дә бердәм мәгариф мохите һәм белем бирүгә бердәм караш булдырылган.

Алена Аршавина әйтүенчә, комитет 9нчы сыйныфларда Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүдә катнашкан укытучыларга бертөрле хезмәт хакы түләү башлангычы белән чыккан. Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча, укытучыларга имтиханда катнашканнары өчен бер төбәктә сәгатенә — 19 сум, икенчесендә — 400, ә өченчесендә 1000 сум түлиләр икән.

Реклама

2019 елдан барлык мәктәпләр бюджетында йомгаклау аттестациясенең барлык төрләренә дә түләү буенча аерым статья булдырылачак.
 

 

чыганак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/ukytuchylarga-berdm-khezmt-khaky-bulyrmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев