Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Аллергия авыруы хакында

Бүген район үзәк хастаханәсенең тире авырулары табибы Ләйлә Могътазирова белән аллергия авыруы хакында сөйләшербез. - Аллергия - грек сүзе. Ул башкача җавап бирү дигәнне аңлата. Ягъни, организм гади генә бер матдәне кабул итә алмый. Кешегә һич тә зарарлы булмаган нәрсәләр кайберәүләрнең көтмәгәндә авырып китүенә сәбәпче була. - Ләйлә Фәритовна, яз...

Бүген район үзәк хастаханәсенең тире авырулары табибы Ләйлә Могътазирова белән аллергия авыруы хакында сөйләшербез.
- Аллергия - грек сүзе. Ул башкача җавап бирү дигәнне аңлата. Ягъни, организм гади генә бер матдәне кабул итә алмый. Кешегә һич тә зарарлы булмаган нәрсәләр кайберәүләрнең көтмәгәндә авырып китүенә сәбәпче була.
- Ләйлә Фәритовна, яз көне агачлар чәчәк аткан вакытта яисә җәй көне болыннарда йөргәндә кайберәүләр тик торганнан төчкерә башлый, күзләре кызарып чыга. Бу да аллергиянең бер төреме?
- Әйе, бу аллергиянең поллиноз яки печән бизгәге дигән төре. Бу вакытта кеше тәмам авыруга сабыша - ютәлли, төчкерә башлый, күзләре кызара, кычыта һәм яшьләнә, борыннары тыгыла, тәннәре кызыша. Карап торуга ул салкын тиюне яки гриппны хәтерләтә.
- Поллиноз кешеләрдә кайчан күзәтелә?
- Печән бизгәге кешеләрдә үләннәр, агачлар чәчәк аткан чорда күзәтелә. Чәчәк ату чоры узып киткәч, поллиноз да акрынлап бетә. Көзен һәм кышын кеше сау-сәламәт йөри, ә инде язгы-җәйге айлар җитеп, үсемлекләр яңадан чәчәк ата башлагач, авыру тагын кабатлана. Кайбер кешеләр җир җиләге дә ашый алмый. Ул аларга аллергия бирә.
- Чынлап та, берәүгә шифалы булган даруның икенче кеше өчен агуга әверелеп, аны хәтта һәлак итүе ихтимал.
- Дөрестән дә, антибиотиклардан, аеруча пенициллиннан аллергия еш була. Кайберәүләргә аспирин, пирамидон кебек дарулар да килешми.
- Нинди дару килешкәнен каян белергә соң?
- Хастаханәгә килгән авырулардан һәрвакыт, нинди дә булса даруга аллергиягез юкмы, дип сорыйбыз. Кеше ул уколны яисә даруны беренче тапкыр гына кабул итә икән, аны табиблар күзәтүе астында эшлибез. Әгәр аллергия бирә икән, аны башка кулланмаска кушабыз. Дарулар гына түгел, тормышта еш кулланыла торган кайбер химик матдәләр дә, әйтик, кер юа торган порошоклар, буяу-бизәнү әйберләре дә аллергия авыруы башлануга сәбәпче булалар.
- Бронхиаль астма да аллергиянең бер төреме?
- Әйе. Астмалы кешеләргә аеруча авыр. Аларның тыны кысыла, суларга һава җитми.
- Бал корты чагудан да кешеләрнең үлү очраклары бар...
- Бу анафилактик шок дип атала. Бал кортына аллергия булган кешеләргә аеруча сак булырга киңәш ителә. Корт чакканнан соң, тиз арада медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше үләргә дә мөмкин.
- Ашыгыч ярдәм яисә табиблар килеп җиткәнче өй шартларында корт чаккан кешегә ничек ярдәм итәргә соң?
- Мондый хәлләргә әзер тору максатыннан һәркемнең өй аптечкасында димедрол, преднизолон кебек дарулар булырга тиеш. Шуларны авыруга бирсәң, әзме-күпме вакытны сузарга мөмкинлек була.
- Ләйлә Фәритовна, аллергияне нәрсә китереп чыгара?
- Галимнәр аллергиянең сәбәбе - аллерген дигән фикергә килгәннәр. Ул кешене аллергия хәленә китерә торган матдә. Бик күп төрле ул матдәләр һавада, җирдә, гөл-чәчәкләрдә, кием-салымда, түшәк-мендәрдәге мамыкта, төрле хайван йонында, хәтта азыкта да очрый. Микроскоп аша гына күренә торган күпсанлы микроблар һәм вируслар, кайбер бөҗәкләрнең бүлендекләре дә, төрле химик матдәләр, әйтик, бензин, бензол, буяулар да аллерген була ала. Аллерген кеше организмына азык белән, сулыш юллары аша һәм тире аркылы керә. Кайбер аллергеннар организмга дарулар белән дә эләгә.
- Аллергия авыруыннан нинди дә булса саклану чаралары бармы?
- Аллергия авыруы иммунитетка нык бәйле. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, шәхси гигиена таләпләрен саклау әлеге авырудан саклану чаралары булып тора. Ә кайбер кешеләрдә аллергия авыруы нәселдән килә. Әгәр аллергияле гаиләдә бала туа икән, әти-әниләргә читтән аллергеннар керттермәү өчен саклык чаралары күрү сорала. Мондый гаиләләрдә эт, песи тотарга ярамый.
- Бу авыруны дәвалап буламы?
- Барлык саклык чаралары күрүгә карамастан, кешене аллергия авыруы борчый икән, табибка күренергә, дәвалау курсы алырга, әгәр дә тулысынча дәваланып булмый икән, аллергиянең нәрсәдән икәнен белергә һәм аны кулланмаска яисә климатны үзгәртергә кирәк.
- Бәлки халык медицинасын кулланыргадыр...
- Әгәр тәнгә аллергия чыга икән, ромашка, эт тигәнәге сулары белән юынуның файдасы тия. Иң мөһиме - аллергеннар белән очрашмаска тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев