Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Алтын каләм” – зур юлга ишек ачучы капка

Күптән түгел генә өч райондашыбыз "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашып, зур уңышларга ирешеп кайтты. Әлеге конкурсның югары дәрәҗәсе - Гран-при да безнекеләрдә! Илгиз Шәкүров - "Актаныш таңнары" һәм "Безнең гәҗит" газеталарында, "Ялкын" журналында, Актаныш һәм Тәртип FM радиоларында үзен актив күрсәтеп торган райондашыбыз. Нәкъ менә ул,...

Күптән түгел генә өч райондашыбыз "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнашып, зур уңышларга ирешеп кайтты. Әлеге конкурсның югары дәрәҗәсе - Гран-при да безнекеләрдә!
Илгиз Шәкүров - "Актаныш таңнары" һәм "Безнең гәҗит" газеталарында, "Ялкын" журналында, Актаныш һәм Тәртип FM радиоларында үзен актив күрсәтеп торган райондашыбыз. Нәкъ менә ул, әлеге бәйгенең чын мәгънәсендә тәмен тоеп, иң югары дәрәҗәгә - Гран-прига ия булган. Бу җиңү аңа нәрсә биргән, һәм Илгизнең киләчәккә планнары нинди? Әлеге һәм башка сорауларга яшь каләм иясе үзе җавап бирде.
- Журналист булу балачак хыялыңмы?
- Юк. Кечкенә чакта мин сәнгатькә тартылып үстем. Башта - җыр, соңрак бию белән шөгыльләндем. Төрле сәбәпләр аркасында әлеге кызыксынуларымны калдырырга туры килде, һәм шунда мин уйга калдым: хәзер нишләргә? Ә табигатем буенча мин шундый кеше: һәрвакыт ни беләндер кызыксынырга, нәрсәдер эшләргә, эзләнүдә булырга тиешмен. Һәм шулай берчак телевизордан Алла Пугачеваның үз шәхси радиосы турында сөйләгәнен ишеттем. Шуннан соң уйга калдым: кем соң ул радиожурналист? Озак та үтми, районыбызның Балалар иҗат үзәгендә Лидия апа Галимова оештырган журналистика түгәрәгенә язылдым. Нәкъ менә ул миңа "Актаныш таңнары" газетасына һәм Актаныш радиосына юл ачты. Сүз уңаеннан, Лидия апага зур рәхмәтләремне җиткерәм.
- "Алтын каләм" бәйгесе әлеге башлангычның дәвамыдыр. Бу бәйге сиңа нәрсәләр бирде?
- "Алтын каләм" фестивале - журналистика өлкәсендә генә түгел, ә тормыш буенча да зур тәҗрибә мәктәбе. Биредә конкурентлыкка, үз сүзеңне әйтергә, үзең өчен җавап тотарга өйрәнәсең. Биредә син үзеңә үзең хуҗа. Күп тапкырлар әйткәнем булды: әлеге фестиваль - дуслык ярышы да, шул ук вакытта сугыш кыры да.
- Гран-прига ирешү өчен күп тырышырга туры килгәндер?
- Әлбәттә, бер җиңү дә җиңел бирелми. Биш көн дәвамында 8 генә сәгать йокладым. Кызыклы материал табу, аңа өстәп, аны укучыга үтемле итеп җиткерү, газетада мәкаләңнең урыны өчен көрәшү - җиңел эш түгел. Гран-при алуымда зур өлешне, әлбәттә, тәҗрибәм дә алып торадыр. Моннан тыш, быел мин "Алтын каләм"дә инде 5нче тапкыр катнаштым бит.
- Гран-при алган кеше нинди өстенлекләргә ия була соң?
- Җиңүчеләр КФУның журналистика факультетына конкурссыз укырга керү мөмкинлегенә ия. Шулай ук без Мәскәү шәһәрендә урнашкан федераль матбугат үзәкләрендә гамәли күнекмә үтәчәкбез.
- Мәкаләләр язудан кала, тагын нәрсәләр белән кызыксынасың?
- Журналистиканың тагын бер мөһим тармагы: фотография белән шөгыльләнәм.
- Димәк, киләчәктә син әле фотожурналист булырга да мөмкинсең?
- Әлегә әйтә алмыйм.Үземне радио өлкәсендә күрәм, ләкин бүгенге көндә басма матбугатта тәҗрибәм зуррак. Киләчәктә журналистиканың башка өлкәләрендә дә көч сынап карыйсым килә. Әмма шунысын әйтә алам: журналистикадан ерак китмәячәкмен.
Илгиз фестивальдә биш ел дәвамында катнашкан. Ел саен урыннар алып, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган. Димәк, хәзерге Гран-при - әлеге җиңүләрнең ахыргы нәтиҗәсе.
Шулай ук "Алтын каләм"дә гимназиядә белем алучы Алсу Рәшитова һәм Лилия Габдрәхимова төрле номинацияләрдә җиңү яулаганнар. Яшь журналистларга киләчәктә дә зур уңышларга һәм куйган максатларына ирешүләрен телисе генә кала. Әлеге җиңүләре аларның алдагы зур җиңүләренең башлангычы гына булсын. Матбугат битләрендә очрашканчы, яшь коллегалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев