Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Алтын көзгә аяк атлаганда алтын үзе – безнең мәктәптер!..

Чуракай авылы җирлегендә икеләтә шатлык, икеләтә бәйрәм рухы тантана итә. Беренчесе I сыйныфка тәүге тапкыр укырга баручы балалар, аларның әти-әниләре өчен көтеп алынган Белем бәйрәме булса, икенчесе - зур төзекләндерү эшләреннән соң танымаслык булып үзгәргән мәктәбебезнең янәдән үз ишекләрен ачуы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 30 елдан артык белем бирүче...

Чуракай авылы җирлегендә икеләтә шатлык, икеләтә бәйрәм рухы тантана итә. Беренчесе I сыйныфка тәүге тапкыр укырга баручы балалар, аларның әти-әниләре өчен көтеп алынган Белем бәйрәме булса, икенчесе - зур төзекләндерү эшләреннән соң танымаслык булып үзгәргән мәктәбебезнең янәдән үз ишекләрен ачуы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 30 елдан артык белем бирүче мәгариф учреждениеләрен бүгенге заман таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерергә, дигән күрсәтмәсе нигезендә Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт эшләре башкарылды.
Бик кыска вакыт аралыгында районыбызның "Газстройсервис" оешмасы төзүчеләре Әгъбәс башлангыч мәктәбен кулланышка тапшырсалар, яз-җәй айларында Чуракай мәктәбен төзекләндереп, барча авылдашларны шаккаттырдылар. Программада каралган эшләрне башкаруга оешма җитәкчесе Равил Ярмиевнең намус белән каравы, шулай ук программага кермәгән өлешләрне - спортзалны, ашханәне төзекләндерү, әле 2006 елда гына күчкән балалар бакчасын яңадан эшләп чыгу, яңа җиһазлар белән тәэмин итү кебек эшләрне башкару өчен Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаевның өстәмә финанс чыгымнары бүлеп бирүе нәтиҗәсендә мәгариф учреждениесе авылыбызга нур, ямь бирүче үзәккә әверелде.
Әлбәттә, зур төзекләндерү эшләре вакытында укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез, ата-аналар, авылдашларыбыз да читтә калмады. Үзе Казанда булса да, җаны белән безнең янда булган Вәсим Вахитовның, якташыбыз - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның безнең мәктәпкә карата булган аталарча карашының нәтиҗәсе күз алдында.
Ата-аналардан, аеруча әйтеп үткәндә, Назим Шәехов, Илнур Нәбиев шәхси тракторлары белән эш беткәнче мәктәптә булдылар. Беренче көннән үк ярдәм кулы сузган "Алга" хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Галләмовның (хуҗалык 100 мең сумга якын финанс ярдәме күрсәтте), җирлек башлыгы Тимергази Хәсәновның һәрдаим игътибарын тоеп эшләдек. "Теплосервис" оешмасы җитәкчесе Дилфат Нәгыймовның - туңдыргыч, авылдашыбыз, Түбән Кама этилен окисе заводы директорының коммерция эшләре буенча урынбасары Ирек Хафизовның - ашханәгә тулы комплект савыт-саба, эшмәкәр Назим Салиховның видеокүзәтү җайланмасы бүләк итүләре, эшмәкәрләр Илдус Нәбиев, Дилүс Нәбиев, Менделеевск шәһәре судьясы Ирек Нәбиев, бүгенге көндә инде мәрхүм булган Дәниф Салиховның акчалата ярдәмнәре бик урынлы булды.
Алга китеп, төзекләндерелгән мәктәп җитәкчесе буларак та, җирлек депутаты буларак та шуны әйтәсе килә: безнеке кебек ремонтланган мәктәпләр саны елдан-ел арта бара. Быелдан балалар бакчаларын төзекләндерү, яңаларын салу программасы эшли башлады.
Күзгә күренеп республикабыз авыллары яшәеше яхшыра: мәдәният йортлары, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырыла. Шәһәр белән авыл арасындагы аерма елдан-ел кимүгә таба. Ләкин әле эшлисе, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. 1967 елда хуҗалык җитәкчесе Хәйдәр Галиев тырышлыгы белән (ул чордагы мәктәп директоры - Мөдәррис Хафизов) төзелгән мәктәпнең I сыйныфына гына да 64 бала укырга кергән. Район башлыгының матур итеп төзекләндерелгән мәктәп бушап калмасмы, дип борчылуы да бик урынлы: I сыйныфка нибары ике укучы кабул ителә. Алга таба да вәзгыять үзгәрешсез... Әле кайчан гына гөрләп торган авылның елдан-ел картаюы хакында уйлау күңелдә авыр хисләр уята.
Республикабыз, районыбызның чәчәк атуы өчен күп көч куйган җитәкчеләребез, җирлегебез яшәешенең тагын да яхшыруы өчен җан аткан бердәм авылдашларыбыз барында киләчәктә бу мәсьәлә дә уңай чишелеш табар кебек. Барыгызга да саулык-сәламәтлек юлдаш булсын, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев