Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Алтынчәч” балалар бакчасында “Печән өмәсе» милли йоласын искә төшерделәр

Балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтебезнең әхлак кагыйдәләрен торгызу бурычы килеп басты. Менә шуның өчен дә “Алтынчәч” балалар бакчасында нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә дә инде. Милли йолабызның тапталмаган бер төре “Печән өмәсе»н зурлар төркеме күрсәтте.

Татар  халкының  гасырлардан  килә  торган иң күркәм  сыйфатларның берсе өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган.

Тәрбияче Әминә Галимардановна әзерләгән  әлеге "Печән өмәсе"  милли йола бәйрәмендә әлеге әхлак кагыйдәләре дә югары дәрәҗәдә куелган иде. Печән өстендә авыл яшьләре җыйналып Әби, бабайга ярдәм иттеләр. Печән чабу,  пакуслау, күбәләү, эскерткә өю кебек матур алымнар Миләүшә апалары куйган бию хәрәкәтләре аша яктыртылды. Печән кипкән арада шаяртулар,  милли уеннар, җырлар белән көннең никадәр тиз узганын сизми калган яшьләр, кулларына кабат эш коралларын тырма- сәнәкләрен алды.  

Әлеге йола бәйрәмен әзерләүдә әти- әниләрнең дә хезмәте һичшиксез зур булуын ассызыклап китте төркем тәрбиячесе. Һәр малайның кулында- чалгы, кызларда- печән тырмасы, җирдә –үсеп утырган печәннәр.... Болар тәрбияченең фантазиясе һәм әти- әниләрнең тырышлыгы.... Балачак  чоры – үзе бер  кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез гореф- гадәтләрен  онытмыйча, горурланырлык шәхесләр булсыннар иде, дип тырышабыз да инде..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев