Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Ана теле – кешенең умыртка баганасы

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында 1 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Милли мәгарифне үстерүдә проблемалар һәм перспективалар" дигән темага республикакүләм семинар-киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, муниципаль мәгариф органнарының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары...

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында 1 декабрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Милли мәгарифне үстерүдә проблемалар һәм перспективалар" дигән темага республикакүләм семинар-киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, муниципаль мәгариф органнарының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары һәм татар мәктәбе директорлары катнашты.
Семинар-киңәшмәнең беренче өлешендә кунаклар гимназия-интернатта белем бирүче укытучыларның дәресләрендә, тренингларда булдылар. "Гыйлем", "Ак җилкән", Аудиокитаплар, "Милли киемнәр", "Learning Tatar", "3D модельләштерү", "Мирасыбыз", "Робот төзү" проектлары белән таныштылар.
Пленар өлешендә инновацион типтагы урта гомуми белем бирү оешмаларында белем һәм тәрбия процессын оештыру, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре, сәләтле балаларга ярдәм итү, укучыларның предмет олимпиадаларында катнашуы хакында фикер алыштылар.
- Соңгы бер елда гына милли мәгариф өлкәсендә ниндидер зур борылыш ясадык, дип әйтә алмыйм. Гәрчә иң алга куеп эшли торган юнәлеш булса да. Республика җитәкчелеге дә бездән шуны көтә. Без ике - татар һәм рус телләре дәүләт телләре булган бердәнбер регион буларак, моңа нык әһәмият бирергә бурычлыбыз. Мәгарифкә бик күп чыгымнар тотыла. Быел республикада 56 яңа балалар бакчасы ачылды. Киләсе елга 70не ачарга планлаштырабыз. Мәктәпләрдә дә капиталь ремонт өчен күп суммалар бүлеп бирелә. Ләкин тышын матурлау гына түгел, аның эчен карарга кирәк. Иң беренче - методика. Моны гел кабатлыйм. Укытучыларның әзерлеген арттырырга кирәк. Чөнки бүгенге чыгарылыш сыйныф укучысы башка таләпләргә җавап бирергә тиеш. Баланың белеме булып та, ул тормышка әзер түгел икән, аңа бик кыенга туры киләчәк. Шуның өчен методикага үзгәрешләр кертергә тиешбез. Икенчесе - сыйфат. 11 ел укыган балага бер тапкыр биргән бердәм дәүләт имтиханы балларына гына карап бәя бирүне дөрес түгел дип саныйм. Чөнки ул БДИны ничек бирсәң булмый. Шуның өчен дүртенче сыйныфтан башлап, һәр сыйныфтан соң, балаларның алган белемнәрен тикшерү зарур. Белем һәм тәрбия бирү өчен процесс булдырырга кирәк. Өченчесе - һөнәри юнәлеш бирү. Әгәр мәктәпне бетергәннән соң, бала үзенең нинди һөнәр сайлаячагын, кем булып эшләячәген, күпме хезмәт хакы аласын белмәсә, аңа тормышта шулай ук авыр булачак. Дүртенчесе - милли мәгариф. Республикада 39 татар гимназиясе бар. Аның күбесе Казанда. Шуның өчен киләчәктә һәр районда милли юнәлеш белән эшләүче база мәктәбен булдырырга дигән бурыч куябыз, - дип Энгель Фәттахов мәгариф өлкәсендә торган бурычлар белән таныштырды.
- Гимназия тәмамлаган укучылар нинди булырга тиеш дип исәплисез?
- Татар гимназиясен тәмамлаган укучы киләчәктә Татарстанның элитасын тәшкил итәргә тиеш дип исәплибез.
Семинар-киңәшмәдә катнашучыларның да фикерләрен белү максатыннан берничәсенә мөрәҗәгать иттек.
Лилия Әхмәтҗанова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәксесе:
- Бу уку елыннан татар гимназияләре, татар телендә белем бирүче инновацион уку йортлары һәм база мәктәпләре белән турыдан-туры эшчәнлекне башлап җибәрдек. Аның төп максаты - ана телендә белем бирү. Алай гына да түгел, ә бәлки татар теленә булган хөрмәтне тирәнәйтү, балада милли үзаң тәрбияләү, һәм Татарстанның милли элитасын тәрбияләү. Шул максаттан чыгып, ай саен татар гимназияләре директорлары һәм милли мәгариф өчен җаваплы методистлар белән очрашулар үткәрәбез. Залларда очрашуга караганда, уку йортларындагыларының нәтиҗәсе зуррак була. Бер-берсенең эшчәнлеген күреп, тәҗрибә туплап китәләр. Актанышта үткән киңәшмәдә министрның да катнашуы милли мәгариф юнәлешенең әһәмиятен тагын бер кат раслый дип уйлыйм.
Камәрия Хәмидуллина, Казан шәһәрендәге 2нче татар гимназиясе директоры:
- Ай саен бер татар гимназиясендә очрашулар үткәреп, тәҗрибә уртаклашуга мөмкинлек тудыруны бик уңай күренеш дип саныйм. Шушындый очрашулардан соң, уку елы ахырына һәр кеше үзе булдыра алган юнәлештә, үзе уйлаган кимәлдә, үзе ничек дөрес дип саный, шул дәрәҗәдә генә эшләүдән китеп, Татарстан Республикасындагы милли уку йортлары өчен уртак бер концепциягә килербез дигән уем бар. Татарстанда, аның башкаласы Казанда милли мәгариф мәсьәләсенә бик зур игътибар бирелә. Чөнки республиканың мәгарифе нинди булуы аның башкаласындагы мәгарифнең торышына карап бәяләнә. Соңгы елларда татар гимназияләренә укучылар да күбрәк килә башлады. Ана теле базасында кеше бик көчле үсеш ала. Ана теле ул - кешенең умыртка баганасы. Ул үзе белән бәхәскә кермичә, табигать белән гармониядә яши, ана теле бишек җыры белән аның күзәнәкләренә кергән дигән сүз. Шулай булгач, киләчәктә дә татар гимназияләрен күбрәк ачарга, анда эшләрдәй кешеләр табарга кирәк дип исәплим.
Наҗия Ганиева, Әлмәт шәһәрендәге милли мәгариф идарәсе белгече:
- Бүгенге семинар-киңәшмә бик ошады. Гимназиянең эшчәнлеге белән танышкач, бездә уңай фикерләр генә туды. Илебезгә, халкыбызга, динебезгә, телебезгә хезмәт итәрдәй балалар тәрбияләүдә уңышлар телим.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев