Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Укытучы дигән исемне горур йөртүче буын

– Мин директорлар белән җитәкчелек итәм, – дип шаяртырга ярата Сәяф абый (әлеге династиянең директорлар стажы гына да 83 ел). – Гаиләдә үзем белән алты директор бар икән.

– Укытучы – абруйлы хезмәт, әмма  бар кеше дә укытучы була алмый. Аның өчен күпмедер дәрәҗәдә укытучы булып туарга кирәк, – ди Күҗәкә авылында яшәүче, 44 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Сәяф ага Хаҗиев. Һәм горурланып: “Мин бу һөнәргә кечкенәдән килдем”, – ди. Ә районда укытучылар династиясе диюгә, әлбәттә, иң элек күз алдына шушы абруйлы нәсел килә.

Чыннан да, кечкенә вакытында ук үзләрендә фатирда торган укытучы апаларының хезмәтенә кызыгып үсә Сәяф ага. Туган авылы Урьядыда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 

– Мәктәптә укыганда шул училищеда укыта торган бер укытучы килеп, безне укырга чакырды. Көнгә ярты буханка ипи, стипендия бирәбез, диде. Аякларында чабата, тамаклары юньләп туймаган без – яшүсмерләр, әлбәттә кызыктык, – ди Сәяф абый. 

Укуын тәмамлап, кулына диплом алган егетне Әлки районына билгелиләр. Әмма туган ягыннан аерылырга теләмәгән егет эшкә үзебезгә кайта. Иске Байсар мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Аннан Чуракай, Әтәс мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Күҗәкәгә килеп эшли башлагач, биредә төпләнеп кала. 32 ел мәктәп директоры булып эшләп, лаеклы ялга туктый. 

– Хәзерге мәктәп бинасы мин эшләгән чорда төзелде. Ул вакытта укучылар да күп иде. Хәзер исә кайбер сыйныфларда бер генә бала белем ала. Мәктәптән кем булып чыга инде ул, профессормы? – ди “Хезмәт ветераны” медале һәм күп санлы мактау кәгазьләренә ия булган  “өлкән укытучы”,  балалар азаюга борчылып.

Сәяф аганың тормыш иптәше Зәнфирә апа да гомер буе укытучы булып эшләгән. Югары Яхшый, Бикчәнтәй, Әтәс мәктәпләрендә чыныгу алганнан соң, Сәяф абыйга кияүгә чыккач, Күҗәкә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. Аның да 36 ел стажы бар. “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе, “Хезмәт ветераны”, “Ана даны” медаленә ия булган шәхес ул. 

Әлеге күркәм пар биш балага гомер биргән. Шуларның өчесе әти-әниләренең һөнәрен үз итеп, менә шактый еллар инде шушы тармакта намуслы хезмәтләрен 
куялар. 

Олы кызлары Фәнүсә апаны үзенең тормыш юлын кабатлады дип саный Сәяф абый. Чөнки Фәнүсәсе дә әтисе шикелле Минзәлә педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Әлки районына билгеләнә. Шунда эшкә китеп, Карга авылында төпләнеп кала. 38 ел инде биология фәненнән укыта. Соңгы 15 елында Карга мәктәбе директоры вазифасын да башкара. 

– Кечкенә вакыттан ук әткәй белән әнкәйнең нинди һөнәр ияләре икәнлеген күреп үстем. Әнкәйнең дәфтәр тикшергәннәрен кызыгып күзәтә идем. Кайбер вакыт кызыл карандаш белән мин дә дәфтәр тикшерә идем. Зуррак сыйныфларда чынлап торып тикшерешә башладым. Укытучы һөнәрен шулардан алдым дип авыз тутырып әйтә алам. Әгәр 15 яшемә кире кайтып, һөнәр сайлау мөмкинлеге бирелсә, ике дә уйламый  укытучы һөнәрен кабат сайлар идем. Мин эшемне, балаларны яратам, – ди Фәнүсә апа. 

Аның тормыш иптәше Рамил абый Минһаҗев та һөнәре буенча – укытучы. Шактый еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән фидакарь хәзер авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Аларның уллары Илнар белән кызлары Илүсә дә әти-әниләре белем алган институтны тәмамлаганнар. Илүсә 7 ел инде укучыларга география, химия, биология фәннәреннән белем бирә. 

Икенче кызлары Ландыш апа Казан педагогия институтының физика-математика факультетында белем алганнан соң, Күҗәкә, Чалманарат мәктәпләрендә укыта. Аннан хезмәт юлын Пучы урта мәктәбендә 
дәвам итә. 15 ел инде шушы мәктәпне җитәкли. 

– Шушы һөнәрне сайлаганнан соң, гомер буе әткәй белән әнкәйнең үрнәгендә яшәдем һәм эшләргә тырышам. Үземә белем биргән укытучыларның такта алдында безгә ничек белем биргәннәрен, үз-үзләрен тотышларын искә төшерәм һәм үземдә дә шуларның кайбер чагылышларын күрәм. Ил язмышын кайгыртырдай шәхесләр биргән мәктәптә эшләү миңа зур бурычлар йөкли. Шуның өчен һәр көн әти белән сөйләшәм, аның киңәш, фикерләренә колак салам. Һәм нәтиҗәләр дә яхшы була, – ди Ландыш Нургалиева. 

Алар тормыш иптәше Рәсил белән ике кыз үстерәләр. Сөмбелләре әнисе юлын сайлаган. Әлеге һөнәр буенча белем ала. 

Уллары Алмаз әти-әнисенең һөнәренең ничек җаваплы һәм авыр икәнлеген күреп үскәнгәме, башта Ижау шәһәрендә механик булырга укый. Укуын тәмамлагач, бер ел прораб булып эшли дә, күңел түренә кереп калган укытучы һөнәренә тартыла. Алабуга педагогия институтына укырга керә. Чалманарат мәктәбендә укыта. Аннан Татар Суыксу мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык интернат-мәктәбе директоры булып та шактый еллар хезмәт куя. Бүгенге көндә ул Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, физкультура, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы. 

– Еллар үткән саен кайбер һөнәрләр юкка чыга, кайберләре барлыкка килә. Ә кешелек җәмгыяте яшәгәндә укытучы һөнәре дә яши. Юкка гына бишектән алып, ләхеткәчә белем ал, диелмәгән. Шуның өчен мин барлык укытучыларга уңышлар телим, – ди Алмаз Хаҗиев. 

Аның тормыш иптәше Наилә дә укытучы. 25 ел хезмәт итү дәверендә ул Чалманарат, Татар Суыксуы, Такталачык мәктәбендә география фәненнән белем бирә. Быелгы уку елында аңа сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык интернат-мәктәбе директоры вазифасы да йөкләнде. Тормыш иптәше тарткан йөкне хәзер Наилә ханым дәвам итә. 

– Татар хатыны буларак мин һәрвакыт ирем Алмазның янәшәсендә булдым. Гаилә җылысын саклаучы хатын, балаларның яраткан әнисе генә түгел, шул ук вакытта хезмәттәш тә, фикердәш тә, эшенең һәр баскычында терәк тә булдым. Быелдан үземә дә җаваплы вазифа йөкләделәр. Моңа мин 25 ел гади укытучы, 13 ел директорның укыту эшләре буенча урынбасары, 8 ел психолог эшләре аша килдем. Хезмәтемдә һәрвакыт иремнең, әти-әниләрнең теләктәшлеген тоеп торам, – ди ул.

Миләүшә Сәяф кызын районда яхшы табибә буларак беләләр. Ә Илназ эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 
Сәяф абый лаеклы ялда булуына карамастан, һәрвакыт балалары эшләгән 
мәктәпләрнең тормышы, укучыларының язмышы белән кызыксынып тора. 

– Мин директорлар белән җитәкчелек итәм, – дип шаяртырга ярата Сәяф абый (әлеге династиянең директорлар стажы гына да 83 ел). – Гаиләдә үзем белән алты директор бар икән. Шуларның укучыларын олимпиадаларга, төрле ярышларга җибәрәм. Нәтиҗәләрен көтеп торам. Уңышлары булса, сөенәм. Саныйм, барлыйм. Берсенеке белән берсенекен чагыштырам. 

Әнә шулай тынгысыз һәм күңелле тормыш белән яши Хаҗиевлар нәселе. Аларның бар максаты: балаларга төпле һәм сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү. Дәвамчылары да шушы һөнәрне сайларлар дип ышанабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев