Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Архитектура-дизайн иҗаты буенча IV республикакүләм олимпиада

Чаллы шәһәренең "Да-Да" мәктәбендә VIII-XI сыйныф укучылары арасында архитектура-дизайн иҗаты буенча IV республикакүләм олимпиада узды, анда 367 укучы катнашты. Олимпиадада укучылар рәсем, сынлы сәнгать, композиция фәннәре буенча көч сынаштылар. Районыбызның сәнгать мәктәбе укучылары да шактый уңышларга ирештеләр. Сынлы сәнгать буенча Руслан Зарипов (VIII сыйныф) - I, Гүзәл Исламова (Х сыйныф)-...

Чаллы шәһәренең "Да-Да" мәктәбендә VIII-XI сыйныф укучылары арасында архитектура-дизайн иҗаты буенча IV республикакүләм олимпиада узды, анда 367 укучы катнашты. Олимпиадада укучылар рәсем, сынлы сәнгать, композиция фәннәре буенча көч сынаштылар. Районыбызның сәнгать мәктәбе укучылары да шактый уңышларга ирештеләр. Сынлы сәнгать буенча Руслан Зарипов (VIII сыйныф) - I, Гүзәл Исламова (Х сыйныф)- Айсылу Абдуллина (Х сыйныф)- III, Ренат Хөсәенов (ХI сыйныф) II урыннарны яуладылар. Олимпиадага укучыларны югары дәрәҗәдә әзерләгәне өчен остазлары Айрат Сәрвәров диплом белән бүләкләнде. Шулай ук, сәләтле укучыларга күрсәткән ярдәме өчен сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Фазлыев оештыру комитетының рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев