Актаныш

Атка печән кем сала?

Быел район мәктәпләрен 514 тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучысы тәмамлап, 372се читкә китте. IX сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе институт каршындагы колледж, техникумнарны сайлый, чөнки БДИ биреп торасы юк, укып бетергәч, имтихан бирмичә генә институтның III курсына кабул итәләр. Быел IX сыйныфны тәмамлаган 356 укучының 139ы гына (39%) Х сыйныфта укуын дәвам...

Быел район мәктәпләрен 514 тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучысы тәмамлап, 372се читкә китте.
IX сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе институт каршындагы колледж, техникумнарны сайлый, чөнки БДИ биреп торасы юк, укып бетергәч, имтихан бирмичә генә институтның III курсына кабул итәләр. Быел IX сыйныфны тәмамлаган 356 укучының 139ы гына (39%) Х сыйныфта укуын дәвам итәчәк. 36 укучы педагогия, 15 укучы медицина юнәлешен хуп күрсә, 102 бала башка һөнәр бирүче уку йортларын сайлаган. Калган 64 укучы авыл хуҗалыгы тармагында эшләү өчен Актаныш технология техникумында белем алырга уйлый.
XI сыйныфны тәмамлаган 158 укучының 141е (89%) югары уку йортларына, 17се техникум, колледжларга укырга кергән. Күргәнебезчә, бер укучы да эшкә урнашмаган. 70-80 елларда урта мәктәптән 3-4 укучы институтка керсә, хәзерге яшьләрдә белемгә омтылыш сизелерлек артты. Урта мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе укытучы, юрист, икътисадчы, менеджер, программист, инженер-технолог белгечлеге бирүче югары уку йортларына кергән. Ягъни, алар укып бетергәч, тормышларын шәһәр белән бәйләячәк.
Авыл хуҗалыгы академияләренә бары 4 укучы документ тапшырган. Кирәкме соң илебезгә шундый күп укытучылар, юристлар, икътисадчы, менеджерлар? Юк, әлбәттә. Мисал өчен, соңгы ике елда мәгариф идарәсенә эш сорап 255 белгеч мөрәжәгать иткән. Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән алынган мәгълүматка караганда, хуҗалыкларга бүгенге көндә күп санда ветеринария табиблары, фельдшерлары, зоотехниклар, терлекчеләр, машина белән сыер саву операторлары, эретеп ябыштыручылар кирәк. Үзәк хастаханәгә төрле профильдәге табиблар җитми.
Соңгы елларда республика хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби училищеларга керү планы да үтәлми. Быел XI сыйныфны тәмамлаган 65 егетнең 16сы гына сәламәтлеге буенча офицер булып хезмәт итәрлек. Ләкин аларның да бу героик һөнәрне сайларга теләге юк. Соңгы елларда Иске Айман, Байсар, Бурсык, Качкын, Зөбәер, Мари Суыксуы, Пучы, Яхшый, Яңа Кормаш мәктәпләреннән бер генә укучы да Актаныштагы технология техникумына укырга килмәде. Югыйсә, техникумда әзерләнә торган белгечләргә бу җирлектә дә ихтыяҗ зур бит.
Балага һөнәри юнәлеш, нигездә, гаиләдә һәм мәктәптә бирелә. Күпчелек ата-ананың максаты - баласын ничек тә авылдан чыгарып җибәреп, югары уку йортына кертү. Хәтта нинди уку йорты булуы мөһим түгел, бары тик кесәдә
катыргы булсын. Сиксәненче елларда мәктәп программасында VIII сыйныфта махсус профориентация фәне укытыла иде. Анда укучының психологиясе-холкы өйрәнелде, махсус анкеталар тутырып, кемнең нинди һөнәргә туры килүен тикшереп анализладылар, теге яки бу һөнәрне сайларга тәкъдим иттеләр. Төрле һөнәр ияләре белән очрашулар уздырылды. Узган уку елында Мәгариф министрлыгы һөнәри юнәлеш бирүгә, бигрәк тә, эшче һөнәрләрен популярлаштыруга мәктәпләргә зур бурыч йөкләде.
Мәктәп тә, гаилә дә бүгенге хезмәт базарында югалып калмаслык, җәмгыятьтә үз урынын дөрес табардай мөстәкыйль шәхесләр тәрбияләсә иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: