Актаныш

АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ – 2016: Ландыш Әһлетдинова: « Мин үзем – конкрет кеше»

"Яшь педагогларны авылда калдыру мәсьәләсен бик җиңел хәл итеп була. Ничекме? Торак алу өчен ташламалы кредитлар, яшь табибларга бирелә торган миллионнар белән җәлеп итеп", - ди "Авыл укытучысы - 2016" рес¬публика бәйгесендә җиңү яулаган Ландыш Әһлетдинова. Ул Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. -...

"Яшь педагогларны авылда калдыру мәсьәләсен бик җиңел хәл итеп була. Ничекме? Торак алу өчен ташламалы кредитлар, яшь табибларга бирелә торган миллионнар белән җәлеп итеп", - ди "Авыл укытучысы - 2016" рес¬публика бәйгесендә җиңү яулаган Ландыш Әһлетдинова. Ул Актаныш районындагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта.
- Ландыш Филүсовна, мәктәп бетсә, авыл да бетә, диләр. Сез моның белән килешәсезме? "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе бу сорауның җавабын белергә тиеш.
- Авылны саклап калу өчен, беренче чиратта, аның башлангыч мәктәбен булса да саклап калырга кирәк дип уйлыйм. Оптимальләштерү җилләре кагылган авылларны кызганам. Андый авылларның җитәкчеләре, халык үзләреннән чыккан күренекле шәхесләргә мөрәҗәгать итеп, моңа юл куймаска тиеш. Һич югы бер түбә астында ачылган "җәмәгать үзәкләре" яңартылса да, авылны саклап калачак.
- Язучы Мөхәммәт Мәһдиев үз әсәрләрендә укытучыны бәрәңге ашамый, йокламый торган илаһи зат дип сурәтли. Аның бу сүзләре бүген әһәмиятен югалтмадымы? Авыл укытучысы үзенә игътибарны ни дәрәҗәдә тоя?
- Чыннан да, әле без укыган чорда да укытучыларга ихтирам зур иде. Берара укытучы хезмәтенә хөрмәт кимеде. Педагогика уку йортларына уртакул укучылар, башка җиргә керә алмаганнар килә башлады. Андыйлар мәктәптә озак эшли алмый. Кем сатучылыкка, кем башка эшкә китә. 2010 елның Россиядә Укытучы елы дип игълан ителүе нәтиҗәсендә хөкүмәт белән бергә ата-аналарның да әлеге һөнәр ияләренә карата карашлары үзгәрде кебек. Ниһаять, сәләтле яшьләрне мәктәпкә җәлеп итү максатыннан, төрле грантлар, стипендияләр булдырылды. Бу - уңай күренеш, тик ул гына җитми. Яхшы укытучыны мәктәптә тоту өчен, аңа вакытында лаеклы бәя дә бирелергә тиеш дип уйлыйм. Бездә укытучы пенсиягә чыгар алдыннан хөрмәтләнә: төрле дәрә¬җәле исемнәр бирелә. Анысы да кемнеңдер кеме булганнарга гына эләгә. Ә пенсиягә чыккач, аның кирәге өч тиен: йә бушка протез куйдырып була, йә кайбер түләүләргә ташлама бирә. Миңа калса, кеше исемне ул эшләгән, нәтиҗә биргән вакытта алырга хаклы. Министрлык тарафыннан бу система үзгәртелергә тиеш дип саныйм. Менә, әйтик, "Авыл укытучысы" бәйгесендә җиңгәч, республика дәрәҗәсендә зурлап хөрмәтләндем, гәрчә районның мәгариф сайтында бу уңышым турында бер генә сүз дә әйтелмәде...
- Укытучылар бүген, кәгазь эше күп, диләр. Сезгә дә "кәгазь боткасы" комачаулыймы?
- Мин үзем - конкрет кеше, ниндидер кәгазьләр сорый башласалар, укытучының ике төрле эш кәгазе булырга тиеш дим. Бу - эш программасы һәм электрон журнал. Хөкүмәтебез укытучыларны күпме генә "кәгазь боткасы"ннан арындырырга дисәләр дә, кечкенә түрәләр моны аңламый. Мәгариф бүлегендә ничә методист утырса, һәрберсенә бер үк хисапны, әмма төрле рәвештә җибәрергә туры килә. Система юк.
- Дәресләрегез кызыклы булсын өчен нинди алымнар кулланасыз?
- Татар телен укытучылар гына өйрәтми бит. Радиосыннан да, телевидениедән дә җанлы әдәби сөйләм ишетелми. Нинди генә заманча технологияләр кертелсә дә, аларның берсе дә укытучының җанлы сөйләмен алыштыра алмый. Хәзерге укучыларны мәгълүмати технологияләр белән шаккаттырып булмый. Төп максатым - укучыларга кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтү. Һәр укучыга эзләнү орлыгы салырга тырышам. Тыныч кына кул кушырып утыручы укучыларым юк. Алар чәйнәп каптырганны көтеп утырмыйлар, ә үзләре чәйнәп каптырырга әзер торалар.
- Укучылар өчен авыл мәктәбендә белем алуның уңай һәм тискәре яклары нидә дип уйлыйсыз?
- Мин заман таләпләренә туры килгән кайбер шәһәр мәктәпләреннән күпкә аерылып тора торган гимназиядә эшлим. Милләтпәрвәрләр - күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, язучы Туфан ага Миңнуллин, якташыбыз, элеккеге район хакимияте башлыгы - Энгель Фәттаховлар тырышлыгы белән ачылган гимназия үзенең статусын бүген тулысынча аклый, чөнки бу уку елында республиканың "Иң яхшы авыл мәктәбе" бәйгесендә безнең гимназиябез беренче баскычта. Шулай туры килде: "Иң яхшы авыл укытучысы" "Иң яхшы авыл мәктәбе"ндә укыта. Үземнең әлеге гимназиядә эшләвем белән чиксез горурланам. Шул ук вакытта безгә елдан-ел зур бурычлар да куела. Авыл мәктәбендә укытасыңмы, шәһәрнекендәме, син - укытучы укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Укучылар өчен бернинди аерма булырга тиеш түгел.
- Яшь укытучыларның авыл мәктәбендә бик төпләнеп каласы килми. Аларны ничек җәлеп итәргә?
- Хезмәт юлын башлаганда, яшь белгеч авырлыклар белән очрашкач, тиешле ярдәм һәм игътибар алмаса, шок хәлендә калып, авырлыклар кичерә башлый. Статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә укытучылык хезмәтенең беренче биш елында яшь белгечнең 50 проценттан артыгы эшен ташлый һәм бу һөнәргә кире әйләнеп кайтмый. Тотрыклылык кирәк. Татарстанда берничә ел рәттән яшь белгеч¬ләр¬не мәктәпкә җәлеп итү, укытучы һөнәренең абруен арттыру максатыннан, төрле дәүләт программалары - грантлар булдырылды. Кайчандыр хезмәт юлымда тәҗрибәле остазлар булуы - минем уңышларымның җимеше. Бүген иңгә-иң куеп, остазым белән эшлим. Җиңү артыннан җиңү яулыйбыз. Алмашка иҗади фикер йөртүче, кызыксынучан, үз эшен яратып башкаручы буын тәрбиялисе килә. Моның өчен шартлар тулысынча җитә. Ә яшьләрне авылда калдыру мәсьәләсен бик җиңел хәл итеп була: торак алырга ташламалы кредитлар, яшь табибларга бирелә торган миллионнар...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: