Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Авыл укытучысы - 2022» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар: Алар арасында райондашларыбыз да бар

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

   Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф» журналы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Республика иҗтимагый фонды белән берлектә, иҗади үзешчәнлекне тәрбияләү, педагогик хезмәткәрләрнең алдынгы инновацияләренә омтылыш, авыл укытучыларының абруен күтәрү максатында үткәрелә, диелә министрлык хәбәрендә.


«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» - Сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рамзил кызы һәм тәрбиячеләр арасында
«Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә - 3 нче номерлы Актаныш балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Әлфирә Индус кызы олы хөрмәткә лаек булдылар.

Педагогларны ихластан котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев