Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Авыл укытучысы-2023» конкурсы кысаларында Актаныш тәрбиячеләре мактаулы урыннарга лаек булды

«Мәгариф» журналы унынчы тапкыр «Авыл укытучысы-2023» конкурсы уздырды. Әлеге бәйге кысаларында иң яхшы авыл тәрбиячеләре игълан ителә. Быелгы һөнәри бәйгедә районыбызның ике тәрбиячесе финалга узды.

«Авыл укытучысы-2023» бәйгесенең иң яхшы авыл тәрбиячеләрен билгеләү Казан шәһәренең 379 нчы балалар бакчасы базасында үтте.

 Конкурс финалында республикабызның төрле районнарыннан 6 тәрбияче жюри алдында үз шөгыльләрен күрсәтте. Жюри катнашучыларның эшен түбәндәге критерийлар буенча бәяләде:

— тәрбиячеләрнең шөгыль максатларын дөрес куюы һәм ачуы;

— балаларны дәрескә җәлеп итү;

— дидактик материалларны һәм техник җиһазларны дөрес куллану;

— шөгыль эчтәлегенең темага, максат һәм бурычларга туры килүе;

— тәрбияченең педагогик культурасы: эрудиция, сөйләм культурасы, балалар белән үз-үзен тотышы;

— шөгыльнең төп идеясен кыскача һәм образлы итеп бәян итү һәм башкалар.

 

Тәрбиячеләрнең эшен ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Рүзилә Вагыйзь кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта белем бирү мәктәбе тәрбиячесе Лотфуллина Айсылу Газинур кызы; Казан шәһәре Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хәкимова Сиринә Ибраһим кызы; «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы ; «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары Лотфуллина Фәния Альберт кызы бәяләде. Актанышның 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнилә Бакирова, шулай ук Актанашның  6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Закирҗанованың шөгыльләре югары бәяли. Педагогларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз. Яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар теләп калабыз.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев