Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балачак хыялына тугры калган укытучы

Кеше гомере агымсуга тиң икән шул. Күз ачып йомганчы ел арты еллар үтә дә китә. Тормыш авырлыклары маңгайларга эз калдырып, тирән буразналар сыза. Чигәләргә чал йөгертә, ләкин йөрәк һәрвакыт унсигез яшьтәге кебек, яшь килеш кала бирә... Сүзем шундый япь-яшь күңелле кешеләрнең берсе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Люция Галиева турында. Ягымлы язларга...

Кеше гомере агымсуга тиң икән шул. Күз ачып йомганчы ел арты еллар үтә дә китә. Тормыш авырлыклары маңгайларга эз калдырып, тирән буразналар сыза. Чигәләргә чал йөгертә, ләкин йөрәк һәрвакыт унсигез яшьтәге кебек, яшь килеш кала бирә...
Сүзем шундый япь-яшь күңелле кешеләрнең берсе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Люция Галиева турында. Ягымлы язларга ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә Актанышбаш авылында, Глүс абый белән Һидая апа гаиләсендә дүртенче бала булып, ярты гасыр элек дөньяга килә. Барлык туганнарын сөендереп, үзенең тирә-ягындагы кешеләргә шатлык өләшеп, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче булып яши Люция Глүс кызы.
Балачак хыялына тугры калып, Алабуга дәүләт педагогия институтында белем ала. Мәктәп елларында ук башлангыч сыйныфларда пионер әйдәманы булуы укытучы һөнәренә карата кызыксыну уяткандыр, бәлки.
Ул хезмәт юлын Теләкәй авылы урта мәктәбендә башлап җибәрә. "Әлеге мәктәптә эшләгән вакытта, май аеның соңгы көннәрендә, математика укытучысы Мөдәрис Әминов дәресемә килеп керде. Дәрес дәвамында бернәрсә дә язмады, ләкин дәрес беткәч, "киләчәктә дә болай булса, өметле сукалыйсың", - дип, гомер буена җитәрлек бәя биреп чыгып китте", - дип бүген дә искә ала Люция апа.
Шуннан соң хезмәт юлын ул Шәрип авылы мәктәбендә дәвам итә. Җаны-тәне белән тырышып, укучыларга белем һәм тәрбия бирә. 1999 елдан мәктәп мөдире итеп билгеләнә. Шушы елларда укучылар, ата-аналар белән берлектә тырыш хезмәт нәтиҗәсендә Шәрип авылы башлангыч мәктәбе алдынгы урыннар яулый. Аеруча тырыш хезмәте өчен мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Ничек кенә булса да, тормыш үзенекен итә. Адәм баласына төрле сынаулар биреп, сынап карый. Кайчагында уттан алып суга сала. Ләкин, сабыр, юл бирә белүче, тормыш тәҗрибәсен үткән Люция апа кыенлыкларга бирешә торганнардан түгел. Язмыш аны Актанышның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә алып килде. Анда да сынатмый ул, тыныч кына, тырышып эшли бирә.
"Хатын-кыз - гаиләне яктыртучы кояш, җылытучы учак", - диләр бит. Бу сүзләр нәкъ Люция апага туры килә. Хезмәттә генә түгел, тормышта да үз урынын тапкан кеше ул. Тормыш иптәше Вилдан абый белән өч ул тәрбияләп, күпләрне кызыктырырлык итеп гомер кичерәләр.
Хөрмәтле Люция Глүс кызы! Бүген гомер мизгелегезнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Сезне 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез.
Кайгы-хәсрәткә бирешми, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлек белән озак яшәргә насыйп итсен Ходай. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәргә язсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев