Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар бакчалары кунакка йөрешә: «Тылсым» артистлары Яңа Әлемгә килде

«Әкияттә кунакта» проектыбыз кысаларында бүген бакчабызда Актаныш балалар сәнгать мәктәбе теарт бүлеге укытучысы Хөсәенова Альбина Идрис кызы җитәкчелегендәге «Тылсым» балалар театры коллективы кунакта булды.

Сәнгать мәктәбе балалары  Олеся Емельянованың (русчадан Альбина Хөсәенова тәрҗемәсе) "Мырауҗан маҗаралары" исемле эчтәлекле һәм мавыктыргыч тамаша тәкъдим иттеләр. Һәр бала үз ролен югары осталыкта, кызыклы итеп башкарып кына калмыйча, нәни тамашасы күңелен яулый алдылар: нәниләребез соңыннан кайсы герой алар күңеленә ныграк ошаганын, кайсысы бик оста башкаручы булганы турында да үз фикерләрен әйтә белделәр. Шул ук вакытта үзләре өчен дә күп тәҗрибә туплап калдылар, сәнгать мәктәбе балаларыннан рольгә керү осталыклары буенча да масстер класс алдылар. Альбина Идрис кызы  һәм сәнгать мәктәбе балаларына иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп, киләчәктә дә проектыбыз кысаларында эшчәнлегебезне дәвам итәрбез дигән теләктә  калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев