Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар бакчасына 4400 сум түләргә – нәрсә бу?

Социаль челтәрләрдә язалар: "Яңа ел ялларыннан соң садикка ике көн йөргәнгә январь аена 4400 сум түләргә дип квитанция килде. Моны ничек аңларга???" Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитовка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгечә җавап бирде: - Хатта язылганча, безнең бер генә балалар бакчасында да айлык...

Социаль челтәрләрдә язалар: "Яңа ел ялларыннан соң садикка ике көн йөргәнгә январь аена 4400 сум түләргә дип квитанция килде. Моны ничек аңларга???"
Әлеге сорауга ачыклык кертергә теләп, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитовка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгечә җавап бирде:
- Хатта язылганча, безнең бер генә балалар бакчасында да айлык түләү күләме 4400 сумны тәшкил итми. Катнаш төрдәге 6 нчы "Каенкай" балалар бакчасының логопед төркеменә йөрүче балалар өчен генә айлык ата-аналар взносы 4481 сумны тәшкил итә. Шуның 3940 сумы - абонент түләве, 541е туклану өчен. Әлеге балалар бакчасының 1-3 яшьлек балалар йөрүче төркемендә айлык взнос күләме - 2695, ә 3-7 яшьлек балалар йөрүче төркемнәрдә 2753 сум.
Түләүләргә килгәндә, взнос күләме атнадагы эш көннәренә һәм эш сәгатьләренә бәйле. Әйтик, гомуми үсеш бирүче, көнгә 10.5 сәгать белән атнага 5 көн эшләүче, район үзәгендәге балалар бакчаларында 1-3 яшьлек балалар йөрүче төркемдә айлык түләү - 3118, 3-7 яшьлек балалар йөрүче төркемнәрдә 3117 сум, шушы типтагы, көнгә 9 сәгать белән атнага 6 көн эшләүче, авыллардагы балалар бакчаларында айлык түләү 1-3 яшьлек балалар йөрүче төркемдә -3350, 3-7 яшьлек балалар йөрүче төркемнәрдә 3438 сум, көнгә 10.5 сәгать белән атнага 6 көн эшләүче, Актаныштагы балалар бакчаларында 1-3 яшьлек балалар йөрүче төркемдә - 3404, 3-7 яшьлек балалар йөрүче төркемнәрдә 3464 сумны тәшкил итә.
Ә хатта язылган ике көн өчен дигән сүзләргә аңлатма биреп, шуны әйтәсем килә. Балалары бакчага йөргән өчен айлык түләү кәгазе һәр ай башында 10 нчы числодан да калмыйча ата-аналарга тапшырыла. Әгәр шул ай дәвамында бала ниндидер сәбәп белән бакчага килми кала икән, ул көннәр өчен алдагы айның туклану өлешеннән генә чикерелә, абонент өлешен тулысы белән түләргә тиеш булалар.
Бәйрәм көннәре өчен исә айлык түләү күләме чикерелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев