Актаныш

Балалар бакчасына түләүләр хакында...

Быелның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 300 сум тирәсенә артты. Ата-аналар гыйнвар ае өчен түләү квитанцияләрен алдылар инде. Чыннан да, үзгәрешләр сизелә. Хезмәт хаклары артмаган заманда балалар бакчасына айлык түләү ни өчен арткан? Мондый сорауны ата-аналар тарафыннан еш ишетергә туры килә. Ачыклык кертүен...

Быелның 1 гыйнварыннан сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма якынча 300 сум тирәсенә артты. Ата-аналар гыйнвар ае өчен түләү квитанцияләрен алдылар инде. Чыннан да, үзгәрешләр сизелә. Хезмәт хаклары артмаган заманда балалар бакчасына айлык түләү ни өчен арткан? Мондый сорауны ата-аналар тарафыннан еш ишетергә туры килә. Ачыклык кертүен үтенеп, район мәгариф бүлегенең баш белгече Наилә Хәсәновага мөрәҗәгать иттек.
- Россиянең социаль-икътисади үсеш фаразларына нигезләнеп һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауның үсеше, туклану продуктларына, ягулыкка бәя артуга да бәйле рәвештә, агымдагы елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына ата-аналар түли торган айлык взнос күләме берникадәр артты. Бу әти-әниләрне куркытырлык зур суммалар түгел. Взнос күләме балалар бакчасының эш көннәренә, эш режимына, тәрбия һәм белем бирү юнәлешенә бәйле рәвештә артты.
Белгәнегезчә, айлык түләү ике өлештән: абонент һәм туклану өлешләреннән тора. Әйтик, 6нчы балалар бакчасы биш көнлек эш атнасы һәм ун сәгать ярымлык эш режимы белән эшли. Анда бер яшьтән өч яшькәчә балаларны бакчага йөрткән өчен айлык взнос күләме 2395 сум, өч яшьтән җиде яшькәчә балалар өчен түләү 2446 сум тәшкил итә. Авыллардагы балалар бакчаларында алты көнлек эш атнасы һәм тугыз сәгатьлек режим белән эшлиләр. Анда бер яшьтән өч яшькәчә балалар өчен айлык взнос күләме - 2600, ә өч яшьтән җиде яшькәчә балалар өчен түләү 2727 сум тәшкил итә. Айлык түләүдәге үзгәрешкә килгәндә, аның туклану өлеше бәясе күтәрелде. Билгеле булганча, әгәр бала бакчага ниндидер сәбәпләр белән килми калса да, абонент түләве тулы килеш алына, бары тик туклану өлешеннән генә килми калган көннәренә чикерелә. Шулай булгач, бала бакчага килмәгән көннәр өчен чикерелгән сумма да шактый булып, ата-аналарга файдага булачак.
- Ата-аналар арасында, ни өчен район үзәгендәге балалар бакчаларында түләү төрлечә икән диючеләр дә бар.
- Безнең балалар бакчалары барысы да бертөрле түгел. Гомуми үсеш бирүче балалар бакчаларында түләү берникадәр кыйммәтрәк. 2нче, 4нче, 7нче, 1нче, 5нче балалар бакчалары гомуми үсеш бирүче бакча булып торалар. Түләүләрдәге аерма бакчаларның атнасына ничә көн эшләвенә дә бәйле. 2нче, 4нче, 7нче балалар бакчалары атнасына биш көнлек, ә 1нче һәм 5нче бакчалар алты көнлек режим белән эшли. Биш көнлек режим белән эшләүче әлеге бакчаларда бер яшьтән өч яшькәчә балаларны бакчага йөрткән өчен айлык түләү 2771 сум тәшкил итсә, атнасына алты көнлек режим белән эшләүчеләрендә ул 3025 сум тәшкил итә. Моны ата-аналар дөрес аңласыннар иде.
- Компенсация түләүләре сакланамы соң?
- Әйе, ике төрле компенсация түләве дә үз көчендә кала. Аның беренчесе - түләгән сумманың 1100 сум өлешеннән процентлап түләү. Бу беренче балага шушы 1100 сумның -20, икенче балага - 50, өченче балага 70 проценты дәүләт тарафыннан кире кайтарыла дигән сүз. Һәм шулай ук, әгәр районның социаль яклау бүлегенә тиешле документларын: гариза (балалар бакчасы белән килешү кем исеменә төзелгән - шул яза); әти-әнинең соңгы өч айлык хезмәт хакы турында белешмә, авыл Советыннан гаилә хәле турында белешмә, җир участогы күләмен күрсәтеп; баланың туу турында таныклыгы күчермәсе; ата-
ананың паспорт күчермәсе; уллыкка яки кызлыкка алган балаларның туу турында таныклыгы күчермәсе; опекадагы баланың опекага билгеләнүе турындагы карардан өземтә (выписка); ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләрнең бу турыда суд карары; балалар бакчасы белән төзелгән килешү күчермәсе; айлык взносны түләгән квитанция күчермәсен алып киләләр икән - аларга җирле бюджеттан да компенсация түләнә. Ата-аналарның взносларны үз вакытында, һәр айның 20нче числосына кадәр түләүләре генә кирәк. Шуны истән чыгармау зарур: кайбер документларны 6 ай саен яңартып тапшырасы була.
- Наилә Назифовна, ташламалар да үз көчендә каламы?
- Әлбәттә, кала. Күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар взносның яртысын гына түли, һәм компенсациясен дә ала. Инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бакчага бушлай йөри. Безнең районда балалар бакчасына бушлай йөрүче 17, взносның яртысын гына түләүче 450гә якын бала бар.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәм: хәзер Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча, балалар бакчасы белем бирүдә беренче баскыч булып тора. Һәм бала балалар бакчасын тәмамлаганда мәктәпкә әзер булып чыгарга тиеш дигән бурыч куела. Шуны һәм шактый гына айлык взнос түләгәнне дә исәпкә алып, ата-аналар юк кына сәбәпләр белән балаларын бакчага китермичә калмасыннар, даими йөртсеннәр дигән теләктә калам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: