Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Балалар күңелен күтәрә белү кирәк

Һәр яңа көн туган саен хәерле иртә теләп балаларыбызны уятып, кайсын - мәктәпкә, кайсын балалар бакчасына әзерлибез. Баланың бакчага бару теләге күпчелек очракта тәрбиячеләрдән тора дип уйлыйм. Безнең 6 нчы "Каенкай" балалар бакчасының зурлар А төркемендә дә кызыклы чаралар еш үткәрелә. Тәрбияче апаларыбыз Фәйрүзә Идрисова, Диләрә Габдрәшитова, кече тәрбиячебез Альмира...

Һәр яңа көн туган саен хәерле иртә теләп балаларыбызны уятып, кайсын - мәктәпкә, кайсын балалар бакчасына әзерлибез.
Баланың бакчага бару теләге күпчелек очракта тәрбиячеләрдән тора дип уйлыйм. Безнең 6 нчы "Каенкай" балалар бакчасының зурлар А төркемендә дә кызыклы чаралар еш үткәрелә. Тәрбияче апаларыбыз Фәйрүзә Идрисова, Диләрә Габдрәшитова, кече тәрбиячебез Альмира Суфиева һәрвакыт яңалыкка омтылып, максатларына ирешергә тырышып эшлиләр.
Балаларның 4 февраль көнне ДОСААФ оешмасына сәяхәткә барулары күңелләрендә аеруча истә калган. Сәяхәт максаты - юл йөрү, урамда, транспортта үзеңне тоту кагыйдәләре белән якыннан танышу һәм аларны тормышта төгәл үтәү.
Шул ук вакытта инструктор Алмаз, Илсур абыйларының юл билгеләрен аңлатуы һәм гамәлдә эшләтеп каравы балалар өчен үтә дә кызыклы булган. Шушы сәяхәтне оештыруда ярдәм иткән абыйларга һәм тәрбиячеләргә әти-әниләр исеменнән чиксез рәхмәтлебез. Киләчәктә дә эшләрендә уңышлар, балаларның исән-сау булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев