Актаныш

Балаларны гендер билгесе буенча тәрбияләү

Гендер билгесе буенча тәрбияләү - бала шәхесенең психологик нечкәлекләрен, җәмгыять таләпләрен исәпкә алып, малайны-ир-егет, ә кызны хатын-кыз ролен башкарырлык итеп шәхес формалаштыруның максатчан процессы. Без балаларыбызны ничек тәрбиялибез, аларда ир-егетләргә, хатын-кызларга хас булган нинди шәхси сыйфатлар үстерүебездән аларның киләчәктә нинди әти-әни булулары билгеләнә. Әти-әниләр кызларның, малайларның төрлечә ишетүе, күрүе, төрлечә...

Гендер билгесе буенча тәрбияләү - бала шәхесенең психологик нечкәлекләрен, җәмгыять таләпләрен исәпкә алып, малайны-ир-егет, ә кызны хатын-кыз ролен башкарырлык итеп шәхес формалаштыруның максатчан процессы.
Без балаларыбызны ничек тәрбиялибез, аларда ир-егетләргә, хатын-кызларга хас булган нинди шәхси сыйфатлар үстерүебездән аларның киләчәктә нинди әти-әни булулары билгеләнә.
Әти-әниләр кызларның, малайларның төрлечә ишетүе, күрүе, төрлечә нәтиҗә ясаулары, тирә-якны төрлечә кабул итүенә игътибар итмиләр, яисә бөтенләй белеп бетермиләр. Балаларның уйлавы да безнеңчә, зурларча түгел.
Кайбер замана балаларына карасак, игътибар итәргә була: кызлар агрессив, тупас, ә егетләр, киресенчә, хатын-кызларча йомшак. Уйнаганда да бер-берсе белән килешә белмиләр, эшләгәндә дә кыз белән малайның үзенчәлекләрен, физик мөмкинлекләрен исәпкә алып эшне бүлә белмиләр. Малайлар кызларга физик көч таләп ителгәндә ярдәмгә килми, ә кызлар малайларга төгәллек, пөхтәлек кирәк булганда шулай ук ярдәмгә ашыкмый.
Бу ситуацияне ничек төзәтергә һәм, "җенесләр буталчыгы" килеп чыкмасын өчен, әти-әниләргә кызларны һәм малайларны ничек тәрбияләргә кирәк соң? "Мине ничек тәрбияләделәр, мин дә шулай тәрбиялим " принцибы белән түгел, әлбәттә.
Малайларны ничек тәрбияләргә:
- әти кеше, улы белән аралашканда, эмоцияләрне тыебрак, тыныч тавыш белән сөйләшергә тиеш;
- малайларга эмоцияләрне тышка чыгарырга ирек бирү мөһим;
- әниләргә улларын тәрбияләүне әти кешегә күбрәк йөкләү зарур, чөнки алар ир-егет тәрбияләүдәге нечкәлекләрне күбрәк беләләр;
- малайларда җаваплылык хисе тәрбияләргә, киләчәктә гаиләсе өчен җаваплы булачагын аңлатырга кирәк;
- ирләр эшли торган ниндидер эшкә улыгыз үзе теләп алына икән, моны хуплагыз;
- физик контакт, аркасыннан кагып кую, сыйпап алу кирәк. Күпчелек очракта әти кеше моны кире кага. Ләкин баланың үзбәяләвен күтәрү өчен бу бик мөһим;
- әни - кайгыртучы, әти - егетне ир-егет буларак формалаштыручы;
- малай тәрбияләүче әти-әнинең максаты - балага күбрәк ышану, хуплау. Бу баланың киләчәктәге эшчәнлегенә дөрес мотивация бирү булып тора.
Кызларны ничек тәрбияләргә:
- беренчедән, әни белән кыз арасында бер-берсенә ышануга корылган мөнәсәбәт булдыру;
- әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләрдә ихтирам, игътибар булганын кыз бала күрергә тиеш. Бу кыз балада гаилә тормышына караш формалаштыра;
- әти кешегә кызы белән аралашу өчен вакыт табу бик мөһим, ул аның тормышындагы беренче ир-ат, ир кешенең яратуына лаек икәнен кыз бала кечкенәдән үк аңлап үсәргә тиеш;
- кызыгызның шәхесен хөрмәт итеп, аның кылган эшләрен хуплагыз,
- әни белән кыз арасында шәхси серләр булырга тиеш, әнигә кызы белән якыннан аралашу өчен даими вакыт табу зарур;
- бер-берегезгә булган кайгыртучанлык гаиләдә сезнең өлкән буынга карата булган мөнәсәбәтләрегез аша формалаша;
- әни кеше үзе белгән эшләрне кызына да өйрәтергә тиеш;
- кыз бала үзенең әти-әнисенә ышанырга һәм аны һәрвакыт аңлаучы әти-әнисе барлыгын тоеп торырга тиеш. Ул нинди - шундый итеп кабул итегез һәм яратыгыз;
- кыз балага күбрәк ярдәм һәм үсендерү кирәк. Ярдәм тәкъдим итеп, сез аңа үзегезнең кайгыртучанлыгыгызны, битараф булмаганлыгыгызны күрсәтәсез.
Шулай итеп, малайны һәм кызны бертөрле итеп тәрбияләргә ярамый. Алар төрлечә уйлый һәм сөйләшә, аларның эчке кичерешләре, сиземләүләре төрлечә, хәтта дәшми торулары да икесенеке ике төрле. Малай-кызларыбызны алар нинди бар - шундый итеп, табигать аларны нинди сыйфатлар белән яраткан - шулай кабул итик. Ә менә аларның табигать тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрен үстерү, саклау - бары тик безнең кулларда, хөрмәтле әти-әниләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: