Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Баланы хезмәткә, тормышка әзерләү – мәгарифнең төп бурычы

Тиздән мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтәчәк. Аның секция утырышлары инде тәмамланды. Алда эшлекле сөйләшүнең пленар өлеше көтелә. Шул уңайдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева белән әңгәмә кордык. Сөйләшү, нигездә, мәгариф өлкәсендәге уңышлар, проблемалар хакында барды. - XXI гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновация һәм технологияләр...

Тиздән мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтәчәк. Аның секция утырышлары инде тәмамланды. Алда эшлекле сөйләшүнең пленар өлеше көтелә. Шул уңайдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева белән әңгәмә кордык. Сөйләшү, нигездә, мәгариф өлкәсендәге уңышлар, проблемалар хакында барды.
- XXI гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновация һәм технологияләр белән эшләү гасыры. Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү - дәүләтнең мәгариф оешмалары алдына куйган мөһим бурычы. Соңгы елларда җәмгыятьнең бер генә тармагы да мәгариф системасындагы кебек җитди һәм тирән үзгәрешләргә дучар булмады. Процесс белем бирүдә яңа стандартлар кертүдән башланды.
2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыра барып, узган уку елында муниципаль район җитәкчелеге мәгарифнең тотрыклы эшләвен һәм үсүен тәэмин итте.
- Быелгы уку елын мәгариф идарәсе нинди үзгәрешләр белән каршылый?
- Еллар узган саен мәгариф системасына да үзгәрешләр кереп тора. Хәзер бала саны җитмәгән мәгариф учреждениеләрен тоту бик күп финанс чыгымнары сорый. Мәгариф оешмалары челтәрендә яңа уку елына түбәндәге үзгәрешләр булды: Иске Байсар, Такталачык, Мари Суыксуы урта мәктәпләре төп гомуми белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртелде. Структур оешма булып саналган Иске Балтач, Мәсәде башлангыч мәктәпләрендә укучы балалар яңа уку елыннан белемнәрен Иске Кормаш һәм Бурсык төп гомуми белем белем бирү мәктәпләрендә дәвам итәчәкләр.
- Районда балалар саны ни дәрәҗәдә соң?
- Безнең узган елгы уку елында 50 гомуми белем бирү оешмасында 3333, Такталачык махсус коррекция мәктәбендә 56 укучы белем алды. 43 балалар бакчасына 1589 бала йөри. 1 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә тәрбия белән тәэмин итү 72,5% тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча уртача 100 урынга 80 бала туры килә.
- Һәркемнең дә якты, матур биналарда белем һәм тәрбия аласы киләдер. Быелгы уку елына мәгариф учреждениеләренең әзерлеген ничек бәялисез?
-Әйтергә кирәк, районның барлык мәгариф оешмалары яңа уку елына зур әзерлек белән аяк басты. Балалар заман
таләпләренә туры килгән биналарда белем алсын өчен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында барлык эшләр үз вакытында башкарылды. Район мәгариф оешмаларын яңа уку елына әзерләү җәй буена район хакимиятенең һәм мәгариф идарәсенең игътибар үзәгендә торды. 3 ел эчендә районда 6 мәктәп "Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика программасы кысаларында ремонтланды. 2015 елда республика бюджетыннан бүленгән 53 млн. 864 мең сум исәбеннән мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре үткәрелде. Атап әйткәндә: Байсар, Иске Сәфәр, Пучы урта мәктәпләрендә, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелде.
Татарстан авыл җирләрендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру программасына нигезләнеп, Киров урта белем бирү мәктәбенең спорт залына 2 млн.100 мең сумга ремонт эшләре башкарыла.
Республика бюджетыннан бирелгән 5 млн. 722 мең хисабына Әтәс балалар бакчасы Әтәс мәктәбе бинасына күчерелде.
"Уңайлы тирәлек" программасы буенча Пучы урта белем бирү мәктәбен адаптацияләү өчен республикадан 850 мең сум бирелде.
Яңа Әлем, Түке, Актанышның 4нче санлы балалар бакчасында, Иске Кормаш һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә агымдагы ремонт эшләре өчен җирле бюджеттан акча каралган.
Республика күләмендә игълан ителгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында үзләре белем алган мәктәпләренә иганәчелек итүче игелекле затларның саны арту да сөендерә.
- Бераз быелгы бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарына да тукталсагыз иде.
- 2015 елда районда тугызынчы сыйныфны 356 укучы тәмамлады. Аларның 353е - төп дәүләт имтиханы, 3се, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырдылар. Шуларның 353е - рус теленнән, 353е - математикадан, 4се - информатикадан, 4се - биологиядән, 17се җәмгыять белеменнән имтихан тотты.
Татар теле һәм татар әдәбияты буенча сынау республика имтиханы формаларында үткәрелде.
Математика, инглиз теле, татар теле фәннәреннән уртача билгеләр республика күрсәткечләреннән югары булды. Ә рус теле, информатика, биология, җәмгыять белеме фәннәреннән нәтиҗәле эшләү системасын булдырырга кирәк.
2015 елда районда мәктәп тәмамлаучылар саны 158. Бердәм дәүләт имтиханын 161 кеше тапшырды.
Төп фәннәрнең берсе булган математика буенча районда укучыларының артык югары нәтиҗәләр күрсәтә алмавы, беренче чиратта, аның катлаулы булуына бәйле. Быел кертелгән яңалык буенча, чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге математикадан берьюлы ике имтихан: база һәм профиль дәрәҗәсен сайлады.
Математиканың база дәрәҗәсе биш баллы система буенча бәяләнде. Уртача балл 3,88 тәшкил итте. Профиль дәрәҗә буенча имтиханда аеруча югары
таләпләр куелды, чөнки аны ныклап өйрәнүчеләр һәм физика-математика юнәлешендәге югары уку йортларына баручылар сайлый. Профиль дәрәҗәнең бик катлаулы булуы нәтиҗәләрдә ачык күренә, уртача балл 39,98 гә төшкән. Бу юнәлештә укытучыларга ныклап шөгыльләнергә кирәк.
- Мәгариф учреждениеләрендә балаларга белем белән рәттән һөнәри тәрбия бирү мәсьәләсе дә бердәй тигез куела. Бу нисбәттән районда хәл ничек?
- Мәктәптә дөрес һөнәри тәрбия бирү бик мөһим. Чөнки ул укучыларның теләкләрен һәм мөмкинчелекләрен киләчәкләре белән бәйли. Җәмгыятьнең алга таба үсеше һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысының тормышта үз урынын табуга, дөрес һөнәр сайлап, алга таба илебезгә файда китерүенә һәм үзенең дә эшеннән канәгатьлек табуына бәйле. Һөнәри тәрбия аша без һәрбер укучыга олы тормышта үз урынын табып, җәмгыятькә файдалы шәхес булып тәрбияләнергә ярдәм итәргә тиеш.
- Ләйсән Фоатовна, тиздән 1нче сентябрь. Үзегезнең хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез...
- Тиздән беренче сентябрь - белем бәйрәме! 1 сентябрь көнне балалар шат елмаюлы кәеф белән, игътибарны бары тик укуга гына юнәлтеп, мәктәп бусагасын атлап керсеннәр иде. Хезмәттәшләремә авыр, әмма мактаулы эшләрендә уңышлар телим. Илләр имин, дөньялар тыныч булып, яшәеш балаларның бары тик шат авазларына гына күмелсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Баланы хезмәткә, тормышка әзерләү – мәгарифнең төп бурычы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев